Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге

"Газизләрдән газиз әнием" бәйгесе башланды!

Якынлашып килүче Әниләр көне уңаеннан almet-rt.ru сайтында яңа бәйге башлана.

Анда катнашу өчен әни белән бала төшкән фотоны, исем-фамилия, яшәгән шәһәр яки авылны күрсәтеп, бәйләнешкә керү өчен телефон номерын да юлларга кирәк. Фотосурәт тарихын язып җибәрсәгез тагын да яхшы була.

Тавыш бирү 30 октябрьдә башлана һәм 26 ноябрьгә кадәр дәвам итә.

Фотоларны atannary@yandex.ru электрон адресына "Газизләрдән газиз әнием" бәйгесенә дип җибәрергә кирәк.

Фотолар www.almet-rt.ru сайтында урнаштырылачак, тавыш бирү дә биредә узачак. Иң күп тавыш җыйган фото ияләре җиңүче дип табылачак һәм "Әлмәт таңнары"ның мавыктыргыч бүләген алачак.

Бәйге турында барлык мәгълүмат ВКонтакте социаль челтәрендә "Әлмәт таңнары" төркеменә эленәчәк. Бәйгедә катнашучыларны төркемдә теркәлергә чакырабыз.

Тавышны көн дә бирергә кирәк. Шунсыз җиңүгә ирешеп булмаячак. Дусларыгызны, туганнарыгызны "эшкә җигегез"!

Игътибар! Бәйгедән төшеп калмас өчен сезне гадел юл белән генә тавыш бирергә чакырабыз! Без тавышлар белән сайтка керүчеләр санын чагыштырып барабыз. Кагыйдәне бозучылар бәйгедән төшереп калдырылачак һәм фотолары сайтның "мактау тактасында" эленеп торачак.

 

Эльвира Шакирова, Әлмәт

- Фотосурәтне истәлек өчен генә төшкән идек. Әниемне бик яратам. Ул миңа тормыш бүләк иткән бит.

 

Альбина Фаварисова, Әлмәт

- Икетуган абыемның туенда безне әни белән охшаш диделәр. Әле дә бу көнне хәтерлим.

 

Эльмира Минханова, Әлмәт

- Бу театрда төшкән фото. Минем аңа «әни» дип әйткәнем юк, «әнием» диеп кенә эндәшәм. Алай йомшаграк һәм тәмлерәк кебек тоела миңа. Без аның белән апа белән сеңелкәш кебек. Бар нәрсәне дә уртакка салып сөйләшәбез. Әниемә көненә берничә тапкыр шалтыратмасам, күңелем тынычланмый.

 

Ильвира Гарифуллина, Әлмәт

- Беренче тапкыр профессиональ фотосессия оештырдык. Эмилиягә ул бик ошады. Шуннан соң безне аның белән охшаш диючеләр табылды.

 

Алина Вахитова, Әлмәт

- Йогурт ашар өчен калак артыннан гына киткән идем, килүемә улым аны ашап та бетергән. Менә шуның белән истә калды бу фото.

 

Гузәл Зәйнуллина, Әлмәт

- Әмирәне үлеп яратам. Фотога еш төшәбез. Һәр фотосурәт кечкенә генә бер тарихка ия дип саныйм.

Алия Латыпова, Әлмәт

- Минем туй көнендә дә әнием гел янәшәмдә булды. Яратам аны.

Алия Брагина, Әлмәт

- Ульяна кызым белән туйга әзерләнгән вакытта...

Раил Салихов, Әлмәт районы Яңа Кәшер авылы

- Армия сафларыннан бик сагынып кайттым, бигрәк тә ГАЗИЗЛӘРДӘН ГАЗИЗ ӘНИЕМНЕ!

Альбина Шәрәфетдинова, Әлмәт

- Рәхмәт, әнием, барысы өчен дә зур рәхмәт! Озын гомерле булып, безнең уңышларыбызга сөенеп озак яшәсәң иде, әнием!
Бу фото Ромашкино урманнарында төшерелгэн.

Родион Перепелкин, Әлмәт

- Бу минем тормыш итпәшем Наталья һәм улым Арсений. Минем сөеклем - иң әйбәт хатын һәм иң шәп әни. Без аны яратабыз.

Гөлчәчәк Габдрахманова:

- Авырлыклар килгән чакта баш имәскә,

Өйрәтәсең газиз әнием.

"Кулың сынса - җиң эчендә булсын,

Сабыр бул син, сабыр бул!" - диеп.

Сиңа кайтсам, җаным тынычлана,

Зарларымны сабыр тыңлыйсың.

Сөял баскан каты кулың белән

Йомшак кына аркам сыйпыйсың.

Ходаемнан сорыйм, әнкәй, сиңа

Саулык, озын гомер бир диеп.

Безнең белән бергә һәрвакытта,

Шат күңелле, көләч бул диеп.

Гүзәл Сакмарова, Кәләй авылы:

- Матур җәйге көндә без Сабанчыда җиләк җыеп, су кергән көн иде.

Эльвира Майорова, Әлмәт районы Илтән-Бута авылы:
- Газиз әнкәемне 31 декабрь кичендә якынлашып килүче Яңа ел белән котларга менгән идек. Истәлеккә дип фотога да төштек. Бик зур бәхет бит ул әнкәйләрнең янәшәдә булуы!

Надежда Кулубекова, Әлмәт:

- Максим белән матур бер көндә истәлек өчен фотосурәткә төшәргә булдык.

Айгөл Сәрвәретдинова, Әлмәт:

- Әниемнең ягымлы карашын яратам. Ул минем өчен иң зур таяныч!

Лилия Исмәгыйлова, Әлмәт:

- Безнең әни иң матуры. Без аны бик яратабыз.

Замира Кыямова, Әлмәт

Альбина Гайфуллина, Әлмәт

- Бу Азалиянең беренче яңа ел бәйрәме. Кызымны бик яратам мин!

Илфат Минникаев, Әлмәт

- Тормыш иптәшем Айгөл - кайгыртучан хатын һәм әни. Шуның өчен мин аны бик яратам!

Алена Медведева, Әлмәт

- Әлеге фотосүрәт әниемнең юбилеенда төшерелгән. Ул көнне әнием аерата күркәм, аерата бәхетле иде. Чөнки янәшәсендә без - балалары, тормыш чәчкәләре булдык. Әниебез безнең өчен ана мәхәббәтен, ана җылысын . Ул - минем героем һәм аны мин бик нык яратам.

Эльвира Минханова, Әлмәт

- Әлеге фото тарихы бик кызыклы. Монда минем кызым Диләрәгә 1 яшьтә 5 ай. Хәзер инде аңа 6 яшь. Фотога төшү очраклы гына булды - ноутбукта веб-камера кабызылган булган, кызым ялгыш "мышка" төймәсенә баскан. Очраклы төшерелгән фото һәрвакыт бик яхшы килеп чыга бит ул. Кызымны нык яратам!

Ильмира Зарипова, Әлмәт

- Бу фотога без дустымның туенда төшкән идек. Ул чакта беренче кызымны көткән чагым иде. Хәзер аңа 2 яшь.

Гүзәл:

- Бу минем иң яраткан көчле затларым. Тимур һәм Дамир - горурлыгым, өметем, таянычым. Мин аларны ялгызым тәрбиялим һәм улларым миңа һәр эштә ярдәмче. Балаларым - минем тормышым.

Алсу Вафина, Әлмәт:

- Чиксез ярдәмнәрне дә, бик урынлы киңәшләрне дә бары тик үз әниең генә бирә ала. Әнә, әнием белән үстергән гладиолусларны карагыз әле! Орлыклардан гөл булганчы күпме тырышырга кирәк. Әниемне беркайчан игътибарсыз калдырмаска, һәрвакыт янәшәсендә булырга тырышам. Инде үземнең дә кызларым үсеп килә. Раббым үзе рәхмәтеннән ташламасын, алар да тәүфыйклы булып үссеннәр иде. Әнием Минзифа Әхмәтшина - язучы, 4 китап авторы, ул шигырьләр, хикәяләр, җырлар яза. Аның жырларын күп кенә артистлар тамашачыга ирештерәләр.

Каримова Гөлназ, Әлмэт:

- Әдилә кызым белән балалар бакчасында яңа ел кичәсенә әзерләнү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса