Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге

Җиңүчене билгелибез, бүләген майда бирәбез

Дуслар, күптән түгел без танылган җырчылар Зинира һәм Ризат Рамазановларның 17 март көнне Әлмәттә узачак концертына билет уйнаткан идек.

Бүген исә Ризат Рамазанов белән элемтәгә кереп, аларның концерты күчерелү турында хәбәр алдык.

- Кызганычка каршы, 17 март көнне Әлмәттә узарга тиешле концертыбыз 11 майга күчерелә. Бу республикада кертелгән махсус режимга бәйле”, - диде җырчы.

Мәгълүм булганча, коронавирус таралуга каршы көрәш буенча республика штабы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча республикада 15 апрельгә кадәр санитар-эпидемиологик режим кертте.

Тик бу безнең сайтта барган бәйге җиңүчесе билетсыз кала дигән сүз түгел. Җиңүчене без бәйге кагыйдәләре буенча 17 март көнне ачыклап, билетны аның кулына соңрак тапшырачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса