Әлмәт таңнары

Җиңүчене тәбриклибез!

"Әлмәт таңнары" сайтында уздырылган "Газизләрдән газиз әнием" фотосурәт бәйгесе җиңүчесе Алинә Вахитова улы Рәйхан белән редакциябездә кунакта булып китте. Карлы матур иртәбезне ямьләндереп кәефләрнең күтәрелеп китүенә әлеге мөлаем, матур һәм, һичшиксез, бәхетле әни һәм улның өлеше зур булды. Алинә яшь әни, аңа нибары 23 яшь. Ире Рәсим белән мәктәптә чыгарылыш...

"Әлмәт таңнары" сайтында уздырылган "Газизләрдән газиз әнием" фотосурәт бәйгесе җиңүчесе Алинә Вахитова улы Рәйхан белән редакциябездә кунакта булып китте. Карлы матур иртәбезне ямьләндереп кәефләрнең күтәрелеп китүенә әлеге мөлаем, матур һәм, һичшиксез, бәхетле әни һәм улның өлеше зур булды.

Алинә яшь әни, аңа нибары 23 яшь. Ире Рәсим белән мәктәптә чыгарылыш кичәсендә танышканар һәм ике ел очрашып-аралашып йөргәннән соң өйләнешеп тә куйганнар.
Яшь гаиләнең бәхет учакларын терегезүдә уллары Рәйханның өлеше зур.
- Улымны октябрь аенда таптым. Баламны кулыма алганда кичергән хисләрем йөрәгемне мөлдерәмә тутырып, барлык җиһанны бәхетле итәр төсле тоелды. Һаман да шул рәхәтлектән ләззәтләнәм, - ди Алинә.
Бәйгегә тәкъдим иткән фотосурәт тарихына килгәндә, анысы яшь балалар белән әвәрә килгән һәр әнинең истә калырлык гүзәл мизгелләре белән бәйле. - Улыма йогурт ашатыр өчен кашык алырга борылган арада, бер дә тик торырга яратмаган шугым рәхәтләнеп "мөстәкыйльлек" күрсәткән, - дип сөйләде әни кеше.
Алинәгә "Әлмәт таңнары" редакциясе исеменнән Гүзәл Уразова концертына ике кешелек чакыру билеты тапшырдык. Татар эстрадасы йолдызларын үз иткән Алинә белән Рәсимгә моннан да шәбрәк ни бар?!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 30 ноября 2017 - 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 - 23:20
    Государственные языки
Ночной режим