Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге

“Иң сөйкемле пар”ларны котладык

"Әлмәт таңнары" сайты оештырган "Иң сөйкемле пар" бәйгесенең җиңүчеләре Ләйсән һәм Дмитрий Долговларга бүләкләрен тапшырдык. Алар Әлмәтнең "Yoko" ресторанына сертификатка ия булды.

Вәгъдә ителгәнчә, әлеге сөйкемле пар турында язып та чыгарга тиеш идек. Ләйсән бик рәхәтләнеп үзләренең гаиләсе турында сөйләде:

- Гаилә булып яши башлавыбызга 3 ел була. 2 яшьлек улыбыз Кириллны тәрбияләп матур гына яшәп ятабыз. Дмитрий инженер булып эшли. Мин "Охрана" дәүләт оешмасында өлкән инспектор. Хәзер декрет ялында. Буш вакытым күп. Төрле конкурсларда катнашырга тырышам. "Әлмәт таңнары" сайтына бик еш керәм. Район хәбәрләрен яктыртып барасыз. Бәйгеләр дә кызыклы уза.

Долговлар узган ел да безнең бәйгедә беренче урынга чыкканнар иде. Быел да беренчелекне калганнарга бирмәделәр. Дөрес, аларның җиңүләре барыбызга да көтелмәгәнчә килеп чыкты. Тавыш бирү тәмамланырга бер сәгать кала, алар ике парны артта калдырып, 2121 тавыш җыйды һәм беренчелеккә чыкты.

-Дуслар менә кайчан кирәк ул. Әйтәләр бит әле, йөз сум акчаң

булганчы, йөз дустың булсын дип. Бик дөрес әйтелгән сүзләр. Безне яклаучылар, тавыш бирүчеләр күп булды. Рәхмәт аларга, - ди Ләйсән.

Әлеге пар безнең бүләккә бик сөенде. Романтик кичке ашка якын-тирәдә барачакларын әйттеләр. "Бу арада бәйрәмнәр күп булды. Бер-беребезгә менә шундый бүләк тә ясарга мөмкинлек чыкты", - дип Ләйсән безгә рәхмәт сүзләрен әйтте.

Ачык йөзле, тырыш һәм акыллы пар алар. Сөйкемле дә. Ләйсәннең киң күңелле булуын да язмый булмый. Күп еллар үзенең әбисен карап, тәрбияләп яшәгән алар, авыр вакытларында аңа таяныч булганнар. Яшьләрнең бик сирәкләре генә хәзер авырлыкларга түзем, олыларга хөрмәт белән карый. Бу яклары өчен Долговлар гаиләсе алдында баш ияргә кирәктер. Әлеге сөйкемле пар алга таба да безнең белән калыр, газетабызны укып барыр дигән өметтә калабыз.

Филүзә Хәмидуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса