“Иң бәхетле әни”не бүләкләдек
"Әлмәт таңнары" сайтында барган "Иң бәхетле әни" бәйгесенең җиңүчесе шушы көннәрдә генә үзенең бүләген алырга килде.
Түбән Мактамада гомер кичерүче Азирә Зиннәтуллинага "Новая стоматология"дән сертификат тапшырдык. "Хатын-кыз өчен кирәкле бүләк, рәхмәт яусын сезгә!" - дип, Азирә бик сөенеп кабул итте безнең бүләкне. Аңа зурдан -зур уңышлар, гаилә бәхете теләп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа