Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге

“Иң бәхетле әни” кайда яши?

8 март - Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан "Әлмәт таңнары" яңа бәйге игълан итә. "Иң бәхетле әни"не эзлибез!

"Хатын-кызның бөтен матурлыгы, бөтен күрке - ана булуда!" - дип яза шагыйрь Һади Такташ. Хак сүзләр.

Бәйгегә хатын-кызларны, әниләрне бәхетле мизгелдә "тотып алган" фотосурәтләр көтеп калабыз. Балалар белән, йөкле чакта төшкәннәрен, шулай ук элекке хатирәләрне яңартырдайларын да җибәрә аласыз. Иң мөһиме - фото сезнең бәхетне ачып бирсен.

Җиңүчене "Новая стоматология"дән сертификат көтә!

Бәйгедә катнашу өчен фото белән бергә исем-фамилия, яшәгән шәһәр яки авылны күрсәтеп, бәйләнешкә керү өчен телефон номерын да юлларга кирәк. Матур шигырь юллары да кабул ителә. Фотоларны 17 февральдән алып 20 февральгә кадәр кабул итәбез. Аларны atannary@yandex.ru электрон адресына "Иң бәхетле әни" бәйгесенә дип җибәрергә кирәк. Тавыш бирү 20 февральдән алып 9 мартка кадәр барачак. Җиңүчене 9 март көнне игълан итәчәкбез.

Фотолар www.almet-rt.ru сайтында урнаштырылачак, тавыш бирү дә биредә узачак. Иң күп тавыш җыйган хатын-кыз җиңүче дип табылачак һәм "Әлмәт таңнары" бүләген алачак.

Бәйге турында барлык мәгълүмат ВКонтакте социаль челтәрендә "Әлмәт таңнары" төркеменә эленәчәк. Бәйгедә катнашучыларны төркемдә теркәлергә чакырабыз.

Игътибар! Бәйгедән төшеп калмас өчен сезне гадел юл белән генә тавыш бирергә чакырабыз! Без тавышлар белән сайтка керүчеләр санын чагыштырып барабыз. Шуңа да ясалма тавыш бирү очраклары булмас дип ышанабыз.

9 март ял көненә туры килү сәбәпле, җиңүчене игълан итү 10 мартка күчерелә.

Эльмира Смирнова, Әлмәт, Кәләй

"Минем яраткан балаларым Андрей, Алеша һәм Артем"

Гөлия Хәбибрахманова, Әлмәт

"Әни" диеп язып куйдым,

Яңа яуган ак карга.

Таптамагыз! Һич ярамый

"Әни" сүзен таптарга.

Кечкенәдән әниемә хөрмәт белән карадым. Үзем әни булгач, аны ярату хисе арта гына төште. Хәзер менә үзем дә әни. Әлмәттә иң бәхетле хатын-кыз миндер, мөгаен. Йә, күрегез минем гаиләмне: сөйгәнем Илнур, кызым-ярдәмчем Рания һәм кечкенәбез Инсаф!

Айгөл Хәмидуллина, Әлмәт шәһәре

"Тормышта кешене бәхетле итә алырдай мизгелләр бик күп. Әмма минем өчен иң зур бәхет -ул минем гаиләм. Улым Данияр "әни" дип дәшсә, тормыш ярым Руслан "сөеклем" дип торса - бәхет менә шунда була инде ул!"

Әлфия Әскәрова:

-Туган җирем авыл булса да, бүгенге көндә Лениногорск шәһәрендә яшим. Шәһәрнең үзәгендә урнашкан 5 нче урта мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Буш вакытымда җырларга, шигырьләр язарга яратам. Баянда, кубызда, гитарада уйныйм. Балаларымда да сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләргә тырышам.


Ана булу бәхетләрен
Аңлатып булмыйдыр ул.
Шуннан да зур бәхетнең
Булуы мөмкин түгел.

Азирә Зиннәтуллина, 30 яшь, тамада, автор-башкаручы

«Ике егет үстерәм. Аларны да иҗат эшенә актив катнаштырырга тырышам. Киләчәктә үз җырларымнан торган җыентык чыгарырга ниятлим. Тормыш иптәшем белән Түбән Мактама бистәсендә ун елга якын бергә үз куышыбызда тату гомер кичерәбез. Бакчачылык белән шөгыльләнәбез һәм мал-туар асрап авыл хуҗалыгын үстерергә ниятлибез."

Рената Гарифулина, Әлмәт шәһәре

"Мин гаиләм булу белән бәхетлемен. Тормыш ярым Ленар, улларым Реналь, Әмир һәм кызыбыз Миләүшә иң зур куанычым! Хатын-кыз ирешә алган иң зур дәрәҗә - ул әни булу!", - дип саный Рената.

Миләүшә Идиятова, 43 яшь, җырчы, автор башкаручы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Лениногорск районы Зәй-Каратай авылында гомер кичерә. Тормыш иптәше Рөстәм, кызы Эльза, улы Айназ, киленнәре Илгизә белән бергә концертлар бирә, иҗат утында янып-көеп, үзен "Иң бәхетле әни" дип горурланып яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса