Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге

Ләйсән һәм Дмитрий Долговлар: "Гаиләбез матурлыгы – мәхәббәттә, тугрылыкта"

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлап, "Әлмәт таңнары" газетасының рәсми сайтында уздырылган "Иң матур пар" бәйгесенә йомгак ясалды.

17 пар арасында барган кызу көрәштән соң, әлеге исемгә Ләйсән һәм Дмитрий Долговлар лаек булды.

Ярата, яратмый, ярата, яратмый... Гашыйклар таҗлар белән әнә шулай сөйләшә... Ләйсән исә сөйгән ярының мәхәббәте көчен акчәчәктә раслап тормаган, ул аның саф хисләр белән сөюен йөрәге белән тойган. Яшьләрне Яңа ел кичәсе кавыштыра. Бер күрүдән бер-берсенә гашыйк булган егет белән кыз Яңа ел төнендә күңелләреннән бер үк теләк тели ахры - кайнар мәхәббәт утында янарга! Шул мизгелдә фәрештәләр йөрәктән йөрәккә сөю җепләрен суза...

Ләйсән белән Дмитрийның уртак тормыш китабы әнә шулай ачыла. Очрашулар, бер-берсенә күрсәткән игътибар белән чуарланган тәүге битләрнең дәвамын Дмитрий озакка сузмыйча "язып ташлый" - Ләйсәнгә тәкъдим ясый. Хисләр чолганышында калган кыз икеләнеп тормый, тормыш юлыннан сөйгәне белән бергә атларга вәгъдә бирә һәм ялгышмый. Тырыш, җаваплы, максатчан егет гаиләсе өчен җан атып тора, уңган, булган Ләйсәнен кулында гына күтәреп йөртә.

- Безнең гаилә шигаре: алга, матур киләчәккә бергәләшеп атларга! - ди яшьләр бертавыштан. Ләйсән өстәп тә куя: - Тату гомер итү сере - сөюдә, тугрылыкта, бер-береңә ышануда, хөрмәт итә белүдә һәм юл куюда. Ә улыбыз безгә канат куя.

Гаиләгә бәхет, шатлык өстәп бала дөньяга килгәч, яшь әти белән әни бер башка "үсеп" китә. Хәзер алар тагын бер гомер өчен җаваплы. Кечкенә Кириллның тәрбияле, тәүфыйклы булып буй җитүенә ышаныч зур: гаилә матур, сәламәт, әти-әнисеннән үрнәк алырдай сыйфатлары да байтак. "Елховнефть" идарәсендә оператор булып хезмәт куйган Дмитрий 4 нче цехта яшьләр лидеры да булып тора, димәк, ул үзенә һәм тирә-яктагыларга таләпчән, тәҗрибәле, ярдәмчел, позитив. Ә Ләйсәндә татар хатын-кызларына хас булган сыйфатларның барысы да бар. Аларны санап тору артык булыр иде. Бары тик берсенә генә тукталасым килә. Ул күп еллар дәвамында ялгызы яшәүче сукыр әбисе янында торып, аны тәрбияләгән. Мәрхәмәтле, сабыр кызга Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын!

Долговлар тормыш терәкләре булган кадерле кешеләрен - ике якның да әти-әниләрен хөрмәт итә, аларны зурлый белә. Тормыш ыгы-зыгысын онытып, түгәрәк өстәл артына зур гаилә булып җыелу - алар өчен иң күңелле һәм кадерле мизгелләрнең берсе. Бәхетләре гомерлек булсын!

Бәйге турында

"Иң матур пар" бәйгесендә катнашкан гаиләләрнең һәммәсе дә җиңүгә лаек иде. Әмма призлы урыннар чикле. Шулай итеп, Ләйсән һәм Дмитрий Долговлардан бераз гына калышып, Эльвира һәм Фәнил Хөснелгатиннар икенче урынны яулады. Регина һәм Артур Ганиевлар өченче урынга лаек булды. Җиңүчеләрне һәм бәйгедә катнашкан барлык парларны да Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән тәбрик итәбез!

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Фото Долговларның гаилә архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса