Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге

Фотоядкарь рубрикасына сез дә кушыла аласыз

"Әл­мәт таң­на­ры" бү­ген яңа, "Фо­то­яд­карь" руб­ри­ка­сы ача. Ул га­зе­та уку­чы­ла­ры­быз­га кы­зык­лы бу­лыр дип ыша­на­быз.

Һәр­бер га­и­лә­дә яд­карь бу­лып сак­ла­ну­чы фо­то­су­рәт­ләр сак­ла­на. Мон­нан күп ел­лар элек тө­ше­рел­гән­нә­ре ае­ру­ча ка­дер­ле, кы­зык­лы. Алар­ны кул­га ал­гач, ха­ти­рә­ләр яңа­ра. Ме­нә бу су­рәт 1980 ел­да Әл­мәт­тә тө­ше­рел­гән иде. Без, КДУ­ның "Дев­ча­та" тө­зе­леш от­ря­дын Ки­чү то­вар пар­кы­на бер би­на­ны шту­ка­тур­лар­га җи­бәр­де­ләр. Мәс­кәү­дә җәй­ге олим­пи­а­да бар­ган чор. Те­ле­ви­зор юк, Ин­тер­нет, кә­рәз­ле те­ле­фон ту­рын­да әйт­кән дә юк. Яңа­лык­лар­ны тран­зис­тор аша гы­на тың­ла­дык.

Әл­мәт­кә эш­кә ки­лү кү­бе­без өчен шә­һәр бе­лән бе­рен­че тап­кыр та­ны­шу бул­ды. Бер кы­зык хәл дә хә­тер­дә уе­лып кал­ган. Ми­ләү­шә исем­ле кы­зы­быз яны­на Бу­а­да яшәү­че әти-әни­се ки­лер­гә бул­ган­нар. Ул алар­га юл­да адаш­мас өчен янып тор­ган 4 фа­кел янын­нан сул­га бо­ры­лып ке­рер­гә дип аң­лат­кан. Әм­ма алар 5 фа­кел ян­ган чак­ка ту­ры ки­леп, дүрт фа­кел­лы Ки­чү то­вар пар­кын бик озак эз­ләп, ба­ры тик со­раш­ты­рып кы­на тап­кан­нар иде... Шу­лай итеп, нефть­че­ләр баш­ка­ла­сы та­ри­хын­да без­нең яшь­лек эз­лә­ре са­лын­ган кү­ңел­ле ел­лар да сак­ла­на.

Ири­на Апа­ча­е­ва

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса