Безнең сайтта яңа бәйге – “Мин сәяхәттә”
Сәяхәтләргә еш барасызмы? Хатирәләрегезне "Әлмәт таңнары" укучылары белән бергә яңартыйк!
Фотоларны atannary@yandex.ru электрон адресына юллагыз.
Бәйге шартлары:
"Мин сәяхәттә" бәйгесе "Әлмәт таңнары" газетасы һәм аlmet-rt.ru сайтын тагы да таныту максатыннан оештырыла. Бүләкләү фонды спонсорлар һәм бәйгене оештыручылар хисабына булдырыла.
Бәйгегә фото белән бергә исем-фамилия, яшәгән шәһәр, авыл һәм бәйләнешкә керү өчен телефон номерын юлларга кирәк.
Катнашучыларга тавыш бирү аlmet-rt.ru сайтында 17 мартта башлана, 17 апрельдә төгәлләнә.
Бәйге турында барлык мәгълүмат ВКонтакте социаль челтәрендә "Әлмәт таңнары" төркеменә эленәчәк. Бәйгедә катнашучыларны төркемдә теркәлергә чакырабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа