23 февраль – Ватанны саклаучылар көне якынлаша. Егетләргә бүләк ясыйк әле!
Армия хезмәте узган егетләрнең фотосын безгә юллап, аlmet-rt.ru сайтында "Солдатта булган диләр" бәйгесендә җиңү яулагыз һәм романтик бүләк - сезнеке! Егетләргә бүләк ясыйк! Фотоларны atannary@yandex.ru электрон адресына җибәрегез. Җиңүчеләрне 20 февральдә игълан итәчәкбез! Бәйге шартлары: "Солдатта булган диләр" бәйгесе "Әлмәт таңнары" газетасы һәм аlmet-rt.ru сайтын тагы да таныту максатыннан оештырыла....
Армия хезмәте узган егетләрнең фотосын безгә юллап, аlmet-rt.ru сайтында "Солдатта булган диләр" бәйгесендә җиңү яулагыз һәм романтик бүләк - сезнеке!
Егетләргә бүләк ясыйк! Фотоларны atannary@yandex.ru электрон адресына җибәрегез. Җиңүчеләрне 20 февральдә игълан итәчәкбез!
Бәйге шартлары:
"Солдатта булган диләр" бәйгесе "Әлмәт таңнары" газетасы һәм аlmet-rt.ru сайтын тагы да таныту максатыннан оештырыла. Бүләкләү фонды спонсорлар һәм бәйгене оештыручылар хисабына булдырыла.
Бәйгегә фото белән бергә армиядә булган егетнең исем-фамилиясен, яшәгән шәһәрен, авылын, хезмәт иткән урынын һәм бәйләнешкә керү өчен телефон номерын юлларга кирәк.
Җиңүчеләр аlmet-rt.ru сайтында комментарийлар белән тавыш бирү нәтиҗәсендә билгеләнәчәк.
Фотоларны сайтка 3 февральдән эленә башлый.
Тавыш бирү 19 февральгә кадәр аlmet-rt.ru сайтында "Бәйге" сәхифәсендә алып барылачак.
Бәйге турында барлык мәгълүмат ВКонтакте социаль челтәрендә "Әлмәт таңнары" төркеменә эленәчәк. Бәйгедә катнашучыларны төркемдә теркәлергә чакырабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа