Әлмәт таңнары

ТАССРның 100 еллыгына яңа бодай сорты чыгарылган

Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре ТАССР төзелүнең 100 еллыгына бодай сорты чыгарган.

Институт "ТАССРның 100 еллыгы" дигән яңа сортка патент алу өчен гаризаны инде юллаган. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Безнең максат - икмәк пешерергә яраклы һәм составында  югары күләмдә аксым һәм җилемсә булган бодайның йомшак сортын чыгару иде», - дип уртаклаша  фәнни-тикшеренү институты директоры Марсель Таһиров.

Яңа төр бодай сортын институтның әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Нурания Василова чыгарган.

Яхшы сорт булдыру өчен 10 елдан артык вакыт кирәк булырга мөмкин, дип хәбәр итә белгеч.

Чыганак

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: