Әлмәт таңнары

Хәмер тайгак юлга этәрә

Узган атнада булып узган балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия утырышында 62 эш тикшерелергә тиеш иде. Әмма бик күпләр бирегә килүне кирәк санамаган, әллә шул рәвешле алар хакында онытырлар дип уйлаганнар. Бәлки ата-аналар балаларының кылган гамәлләрен гадәти хәл буларак кабул иткәндер - билгесез. Даими үткәрелүче әлеге комиссия утырышында тикше- релүчеләр саны...

Узган атнада булып узган балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия утырышында 62 эш тикшерелергә тиеш иде. Әмма бик күпләр бирегә килүне кирәк санамаган, әллә шул рәвешле алар хакында онытырлар дип уйлаганнар. Бәлки ата-аналар балаларының кылган гамәлләрен гадәти хәл буларак кабул иткәндер - билгесез. Даими үткәрелүче әлеге комиссия утырышында тикше- релүчеләр саны айдан-айга кимергә тиеш кебек, чөнки шәһәребездә һәм районда яшьләр белән максатчан эш алып барыла, рейдлар оештырылып, әңгәмәләр корыла, ата-аналар белән тыгыз хезмәттәшлек җәелдерелә. Ләкин нишләптер уңай нәтиҗәгә ирешелми. Бер тапкыр тискәре юлга аяк баскан яшүсмерне сазлыктан тартып чыгару бик җиңел эш түгел. Моның өчен үз теләге булмаган кеше белән күпме генә сөйләшсәң дә, бар тырышлык стенага борчак сибүгә тиң. Чираттагы утырышта шуңа игътибар иттем: бу көнне балаларның күбесе беренче тапкыр гына җавап тотмады, алар бирегә килүгә инде күнеккән. Күп-тәнге танышлары - комиссия әгъзалары белән дә иркенләп аралашудан да читенсенмиләр, оялу аларга хас түгел. Беренчеләрдән булып 12 нче мәктәп укучысы Р. тикшерелде. Ул "Тәмле" кибетеннән сыр урлаган. Кайчандыр хоккей командасында уйнаган егет соңгы вакытларда начар якка юнәлеш алган: ул хәзер тәмәке тарта, эчү белән мавыгуы да юк түгел, инде урлашуга кадәр барып җиткән. Өч кыз исә Жуков-ский урамында сыра эчкән. "Эчмәдек", - дип батырларча җавап тоттылар. Әниләре дә аларның эчү белән мавыкмауларын дәлилләргә ты- рышты. Ә менә минем тирәдә генә утыручы, комиссия утырышына күп тап- кырлар чакырылган, хәзер психиатрда исәптә торучы М. урындык артына качып, ямьсез сүзләр белән сүгенеп "эчен бушатты". Ма- лаен ничек тыярга белмәгән ана, чыгырыннан чыгып, баш түбәсенә дә менеп төште. Аны хокук саклаучылар бик яхшы белә. Спиртлы эчемлек кулланып, җәмәгать урыннарында еш очраучы М. алар өчен яңалык түгел. Ана кеше генә улының бу кыланмышларын ничек кичерәдер. Төн йокыларын калдырып, салкын җил дә тидермичә тәрбияләп үстергән балаңның рәхмәтсез булуын күрүдән дә зур борчу юктыр, мөгаен. Газиз кешеләрегез хакына тайгак юлга керүдән сакланыгыз, зинһар. Үзегез дә бит киләчәктә булачак әтиләр, әниләр!
Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 ноября 2017 в 08:59
    Сохранение родного языка
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров