Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Зыян күрүчеләргә ярдәм

Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты язгы ташу вакытында аеруча зыян күргәннәргә ярдәмгә бер көнлек эш хакларын күчерәчәк - Мәскәүдән компенсация килгәнне көтмичә инвалидларга, ялгыз гомер кичерүче пенсионерларга, тулы булмаган гаиләләргә һәм ятимнәргә йортларын кышка әзерләүдә ярдәм итү максатыннан район башлыгы Мәҗит Салихов тарафыннан шундый карар кабул ителде.

Әлеге тәкъдимгә шәһәрнең барлык предприятиеләре һәм оешмалары теләктәшлек белдерде. Йортларны кабаттан тикшергәннән соң исемлек төзелде, аңа социаль яктан якланмаган 50 ләп шәхси хуҗалык кертелде. Аларның күбесенең җылыту системасы белән проблема, АГВлары, газ плитәләре эшләми, идәннәр авария хәлендә, ишекләрне, тәрәзәләрне, электрүткәргечләрне алыштырырга кирәк.

Район башлыгы инициативасы белән, искәрмә рәвешендә, иске Әлмәт районында тузган торакта опекуннары белән бергә яшәүче балигъ булмаган ятим балаларга аерым ярдәм күрсәтеләчәк. Аларның йортлары су басудан нык зыян күргән һәм анда кышны уздыру һич мөмкин түгел. Ятимнәрнең әти-әниләре исән чакта янәшәдә яңа йорт салганнар. Тик түбә ясарга һәм җылыту системасын ясарга өлгермәгәннәр. Бу йортларның шулай төзелмичә торуларына биш ел. Муниципалитет чыгымнарның бу өлешен үз өстенә ала.

Су басулар Әлмәттән тыш республиканың тагын 20 муниципаль берәмлегендә күзәтелде. Әмма иң зур зыян әлмәтлеләргә килде. Ул 57 миллион сумнан артыгракка барып төште.

Мәгълүм булганча, "Татнефть" компаниясе нык зыян күргән гаиләләргә 18 миллион сум тәшкил иткән 10 торак сертификаты тапшырды. Калган зыян күрүчеләр әле дә федераль компенсация көтә. Аларга финанс ярдәме түләүне раслаучы документлар июнь аенда ук тутырылган иде. Документлар тикшерүдән соң РФ Финанс министрлыгына җибәрелде. Акчалар нәкъ менә шуннан ТР бюджетына күчерелергә, ә аннан соң зыян күргән районнар арасында бүленергә тиеш. Федераль түләүләр һаман да килмәде әле.

"Ишегалдына көз, салкыннарга да күп калмады. Компенсация кайчан да булса килер, аны зыян күрүчеләрнең барысы да алачак. Без кул кушырып утыра алмыйбыз. Хезмәткә яраклы байтак кеше үз көче белән (күпләр банктан кредит алды) йортларын кышка әзерләде. Әмма моны эшли алмаучы аз тәэмин ителгәннәр дә бар әле. Әлеге ярдәм нәкъ менә алар адресына юнәлтелгән", - дип билгеләп үтте Мәҗит Салихов. Моннан тыш район башлыгы торак сертификатлары алган гаиләләрнең җирләрен алар милкендә калдыру турында карар кабул ителүен дт җиткерде.

Лира Сәхәпова

Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250