Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Үзем күрдем

Кая гына барсам да, каян гына үтсәм-керсәм дә, нишләптер, иң беренче чиратта татарча язылган алтакталарга, язуларга, игъланнарга күз төшә. Беркөнне уйланып барганда кинәт кенә башымны күтәрсәм, каршымда мәшһүр якташыбыз Ризаэддин Фәхреддин карап тора...

Белсәгез иде ничек шатланганымны. Шатланырлык та шул, татар халкының мондый мәшһүр уллары-кызлары белән урамнарда еш очрашмыйсың. Дөрес, "Татарстан Президенты Указы белән 2011 ел республикада Габдулла Тукай елы дип игълан ителде" дигән сүзләр язылган, туган телебез җырчысы сурәте төшерелгән щит Ленин урамының "Нефтьче" Мәдәният сарае каршында ике елдан артык торды-торуын. Тукай елыннан соң башкалары килсә дә, биредән узган саен күңел кузгала, милләтебез белән горурлану хисләре калка иде. Ризаэддин Фәхреддиннең вакытлар узгач та мәгънәсен югалтмаучы канатлы сүзләре белән рәсемен күргәч, тагын әнә шундый дулкынлану булып алды.

Тарихчы, әдип, педагог, галим, мәгърифәтче, дин эшлеклесе - боларның барысы да Кичүчат авылында туган Ризаэддин Фәхреддин. Бөек шәхеснең иҗади мирасы гаҗәеп бай. Быел аның тууына 155 ел тулды. Бу хакта щитта күрсәтелмәгән. Әмма ул нәкъ шушы уңайдан урнаштырылган булып чыкты.

- Без Риза Фәхреддин юбилее уңаеннан шәһәрдә өч җирдә - Совет, Фәхретдин һәм Ленин урамнарында куйдык мондый конструкцияне, - диде реклама, мәгълүмат һәм бизәү буенча департамент җитәкчесе Радик Әгъләмов.

Форсаттан файдаланып, урам исемнәре хата белән язылган алтакталарны кем алыштыра дип тә сорадык Радик Әгъләмовтан. Җаваптан аңлашылганча, алар рәсми рәвештә булган мөрәҗәгатьләр буенча эшлиләр. Мондый сорау бирүебез юкка түгел иде. Әлмәттә татарчалары хаталы язылган, күзне ертып торган шушындый алтакталар да бар. Риза Фәхретдин урамында да күзәтелә алар. Кайдадыр русча-латинча язылган, ә менә 58 б йортында төрки халыклар тарихында күп хезмәтләре һәм фидакарь гамәлләре белән тирән эз калдырган шәхесне хатын-кызга әйләндереп куярга да күп сорамаганнар. Без бу хакта газетабызда язып чыккан идек инде. Ләкин әле һаман да югарыда күрсәтелгән йортны рәсемдәге алтакта "бизи". Бәлки юбилей елында булса да хаталар төзәтелер дип ышанасы килә.

Флүзә Бокова, эшмәкәр:

- Мин татар телендәге мондый конструкцияләр күбрәк булсын иде дип телим. Һәрбер урамга аның исемен йөртүче хакында берничә сүз һәм сурәт урнаштырылган щитлар куелса, файдасы зур булыр иде. Минем, мәсәлән, һәрвакыт урам исемнәренең чыгышын беләсем килә иде. Безнең танылган шәхесләребез белән балалар (бөтенесе дә исендә калдырмый) дәреслекләр аша гына таныш. Щитларда эре итеп тавык-казылык рекламалаганчы, төбәгебезнең күркәм кешеләре, тарих турында сөйләргә кирәк.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса