Әлмәт таңнары

Заманча белем һәм тәрбия йортлары төзелә

1 сентябрь - Белем көне дә килеп җитте. Балаларны быел да яңартылган, ремонтланган һәм өр-яңа булган уку һәм тәрбия йортлары каршы ала. Бу - республикада Президент программаларының уңышлы эшләве нәтиҗәсе.

Татарстанның барлык территориясендә дә балалар бакчалары, мәктәпләр һәм башка социаль объектлар төзелә һәм заманга яраклаштырылып үзгәртелә. Безнең Әлмәттә дә шатлыклы тантаналар дәвам итә.

 

Мәгълүм булганча, шәһәр һәм районнар үсешенә юнәлтелгән әлеге Президент программаларының саны 30. Илебез икътисады зур сынау кичергән чорда да аларның һәммәсе республика лидеры күрсәтмәсе буенча эшли, гамәлдә.

- Быел без рекордлы санда - 75 балалар бакчасы ачабыз. 10 меңнән артык урын булдыру планлаштырыла. Республика тарихында без беркайчан да моның кадәр төземәгән идек. Иң мөһиме, бу объектлар буш тормасын иде, - диде Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов шушы көннәрдә Лаеш районы Сокуры авылында балалар бакчасы ачу тантанасында ясаган чыгышында.

Киләсе атнада Әлмәттә дә тагын бер балалар бакчасын ачу күздә тотыла. "Дуслык" микрорайонында төзелүче әлеге объект 240 баланы урын белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Бүген Кол Гали урамында калкып чыккан бу бина тирәсе кырмыска оясын хәтерләтә. Берәүләр балалар бакчасы территориясен җыю, тәртипкә китерү, яшелләндерү белән мәш килсә, икенчеләр урамдагы юлга асфальт җәю белән мәшгуль.

- Билгеләнгән вакытка өлгертәчәкбез. Хәзер вак-төяк эшләр генә калды, - диде безгә подряд оешмасы итеп сайланган "Стройкомплекс" ҖЧҖ җитәкчесе Рафаэль Сәгъдиев.

Реклама

Шунысын да искә төшереп үтәсе килә, нефтьчеләр башкаласында агымдагы елда Президент программасы буенча ике мәктәпкәчә учреҗдение төзү планлаштырылган иде. "Могҗизалар кыры" микрорайонында 140 урынга исәпләнгәне 26 июньдә үк ишекләрен ачып, әти-әниләрне һәм сабыйларны сөендерергә өлгерде инде. Республика бюджеты хисабына сафка бастырылган әлеге бакча республика лидерында уңай тәэсирләр калдырды.

Әлмәт укучыларын 1 сентябрьдә быел районның 8 мәктәбе яңартылып каршы алачак. Республика Президентының "Мәктәпкәләргә капиталь ремонт" программасы исемлегенә кертелгән әлеге уку йортларына ремонт өчен Татарстан бюджетыннан 75,9 миллион сум акча бүлеп бирелгән иде. Республика программасы биш ел эшли. Аны еллык финанслау күләме 2,5 миллиард сум тәшкил итә. Шунысын искәртеп узасы килә, агымдагы елда әлеге акчага урта уку йортлары гына түгел (барлыгы 119 муниципаль һәм 7 коррекция мәктәбе), ун мәктәпкәчә учреждение дә ремонтлана.

Әлмәттә соңгы биш елда 5 яңа балалар бакчасы (әйткәнебезчә, киләсе атнада аңа тагын берәве өстәләчәк), бер яңа мәктәп төзелде, 23 мәктәп һәм 16 балалар бакчасы ремонтланды. Агымдагы елда "Татнефть" компаниясе 10, 18, 27, 34, 30, 32 нче балалар бакчаларына капиталь ремонт ясады. Күргәнебезчә, балалар заманча һәм уңайлы шартларда тәрбияләнсен, белем алсын өчен республика һәм җирле җитәкчелек тарафыннан зур эшләр башкарыла. Чынлап та, аларга бүген генә түгел, киләчәктә дә ихтыяҗ зур булсын, урыннар буш тормасын гына!

 

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: