Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Юлга чыксаң –уйлап чык!

Язгы каникуллар алдыннан республикада, шул исәптән Әлмәт җирлегендә дә "Бала -төп пассажир" профилактика акциясе старт алды. Ул 21 мартка кадәр дәвам итәчәк.

Бу чорда инспекторлар балаларны махсус җайланмаларсыз утырткан һәм иминлек каешына битараф машина йөртүчеләрне аулаячак. Шулай ук мәгариф учреждениеләрендә дә юл хәрәкәте иминлегенә багышланган чараларга өстенлек биреләчәк. Аеруча укучылары юл-транспорт һәлакәтенә эләккән мәктәпләр (Әлмәттә 6 һәм 16 нчы гомумбелем бирү учреждениеләре) күз уңында булачак. Юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссиянең чираттагы утырышында да профилактика буенча башкарылган эшләре турында алар хисап тотты. Чыгышларына караганда, мәктәптә юллларда иминлек тәэмин итүгә багышланган чаралар, сыйныф сәгатьләре, рәсем бәйгеләре, ата-аналар белән очрашулар даими уздырылып тора. Махсус стендлар, тематик "почмак"лар да җиһазлаганнар. Шуңа да карамастан, юлларда балалар имгәнә.

- Безнең мәктәптән 10 укучы юл кагыйдәләрен бозучылар исемлегенә эләкте. Миңа калса, бу - балаларда дисциплина какшавы, саксызлык, игътибарсызлык нәтиҗәсе, - дип аңлатты укучылары гамәлен 16 нчы мәктәп директоры Надежда Парфилова.

ЮХИДИ бүлекчәсе мәгълүматларынча, быелның гыйнвар-март айларында гына да балигъ булмаганнар катнашында 4 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бер бала пассажир буларак, өчесе җәяүле сыйфатында зыян күргән.

- 3 ай эчендә балалар өчен махсус креслоларны инкарь иткән 299 машина йөртүче ачыкланды. Ә узган елның шул чорында бу күрсәткеч 568 иде. Акрынлап булса да, автомобиль хуҗалары тәртипкә килә, - диде чыгышында Әлмәт ЮХИДИ бүлекчәсенең теркәү-имтихан бүлеге җитәкчесе Айдар Габдрахманов.

Аның сүзләренчә, гомумән төбәктә юл-транспорт һәлакәтләре саны да былтыргы белән чагыштырганда кимрәк. Быел 27 һәлакәттә 7 кешенең гомере өзелгән, 33 е төрле имгәнүләргә дучар булган. Узган ел 47 һәлакәттә 2 кеше үлгән, 67 се зыян күргән иде.

Чыгышында инспекция вәкиле шулай ук күпләп балалар ташуны оештыру таләпләре турында да искәртте. Яңа таләпләр буенча балалар утырган автобусның "яше" 10 елдан да артмаска һәм ул техник яктан төзек булырга тиеш. Пассажир ташу өчен яраклы булуы гына түгел, ә иминлек каешлары белән тәэмин ителгән, шулай ук ГЛОНАСС һәм ГЛОНАСС/GPS спутник системасы белән җиһазландырылган булуы шарт. Ә йөртүченең стажы "Д" категориясе буенча 1 елдан да ким булмавы зарури. Соңгы бер ел эчендә машина йөртү хокукыннан мәхрүм калучыларга, юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен кулга алынучыларга бу хезмәткә юл ябык. Сәфәр өч сәгатьтән дә арта икән җаваплылар балалар төркемен медицина хезмәткәре озата баруын тәэмин итә.

Очрашуда болардан тыш юлларда иминлек тәэмин итү максатында юл билгеләре урнаштыру, җәяүлеләр чыга торган юлларны модернизацияләү турында да сүз булды. Узган ел 150 гә якын яңа юл билгесе куйган булсалар, быел инде 27 не яңартканнар. Ел дәвамында җәяүлеләр өчен 12 юл аркылы чыгу урынын яңа техник чаралар белән көйләү планлаштырыла. Федераль программа кысаларында бүленгән 5 светофорны юл-транспорт һәлакәтләре иң күп теркәлгән урыннарга урнаштырачаклар. Өчесе Ленин-Әминов, Тукай-Цеткина урамнары киселешендә һәм Урсала базары янында "басачак". Тагын икесенең кай тарафта пәйда буласы әле хәл ителмәгән.

Юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссиянең чираттагы утырышында Әлмәт җирлегендәге юлларга хезмәт күрсәтүчеләр дә язын юллар торышын тәэмин итү чаралары турында хисап тотты.

Ләйләгөл Минаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса