Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Йортлар быел тапшырылырга тиеш

Алданган өлешчеләр мәсьәләсен хәл итүне республика җитәкчелеге үз контроле астына алды. ТР Премьер министры И.Ш.Халиков бу уңайдан 24 майда да видеоконференция режимында киңәшмә уздырды.

Мәгълүм булганча, республика буенча мондый йортлардагы эшләрне ел азагына кадәр тәмамлау бурычы куелган иде. Илдар Халиков проблемалы йортлары булган муниципаль районнарга эшләрне тәмамлау өчен аз вакыт калып баруын исләренә төшерде, алга куелган бурычның үтәлергә тиешлеген кат-кат ассызыклады. Бүген республика буенча өлешкә кереп төзелә башланган 28 торак йортның бишесендә эш яңартылмаган. Мондый йортларның күпчелеге Казанда. Алданган өлешчеләрнең 80 проценты башкалага туры килә. Исемлектә Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт тә бар. Бездә бер генә йорт исәпләнә. 9 катлы 45 фатирлы әлеге йорт Нефтьчеләр урамы, 11 адресы буенча урнашкан.

Киңәшмәдә казанлыларның һәм башкаларның алып барылган эшләре турында белешмә тыңланды. Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Х.Салихов та аңлатма биреп узды. Ул әлеге төзелешнең милекчесе "ДомСтрой -2000" ҖЧҖ булуын җиткерде. Чыгыштан аңлашылганча, төзелешкә рөхсәт бирелгән, подряд оешмасы "МегаСтройКомпани" ҖЧҖ тарафыннан төзелешне алып баруга әзерлек эшләре тәмамланган, мәйданчык чүп-чардан чистартылган, проекттан читкә тайпылып ясалган балкон рәшәткәләре демонтажланган. Мәҗит Хаҗипович челтәр оешмаларыннан яңа техник шартларның алынуын, вакытлыча электр энергиясе һәм су белән тәэмин ителүгә килешүләр төзелүен дә хәбәр итте. Бүген объектта биш кеше эшли. Район башлыгы хәзергә эш барышыннан канәгать булмавын да билгеләп үтте. 1 июньгә объектның заказчысы "ДомСтрой-2000" җәмгыятеннән финанс чаралары көтелә.

И.Ш.Халиков киңәшмәгә йомгак ясап, әлеге сорау белән җитди шөгыльләнергә, аны игътибар үзәгендә тотарга кирәклегенә күрсәтте.

И.Апачаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250