Әлмәт таңнары

Печәнгә төшәр чак җитте

Синоптиклар кайдадыр яңгыр фаразлый. Тик әлмәтлеләр зарыгып көткән яңгыр безнең төбәкне һаман да читләтеп уза.

"Кичекмәстән печән әзерли башларга кирәк", - дип мөрәҗәгать итә шәхси хуҗалыкларга да авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Извил Габдрәкыйпов газетабыз аша.

Табигать безне бишенче ел рәттән сыный. Бишенче ел чәчүлек җирләр яңгырга сусап утыра. Өстәвенә көннән-көн ныграк кыздырган кояш туфракта соңгы дымны суырып алып бара, баш төрткән игеннәрне көйдерә. Алда да эссе һава торышы булачагы турында әйтәләр.

Мал-туар - авыл халкының яшәеше. Туклыклы терлек азыгы эләкмәсә, сөтен дә, итен дә көтмә инде. Ә кыш озын.

- Әгәр хәзер үк «аяк киенмәсәк» терлекләрне кышлату куркыныч астында калырга мөмкин. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында да бу хакта зур сөйләшү узды. Республика буенча шундый күренеш күзәтелә. Шуңа күрә күпьеллык үләннәрне беренче кат чабуны кичекмәстән башларга кирәк. Районда печәнгә төшкән хуҗалыклар саны арта бара. Иң азы дигәндә һәр терлеккә 28-27 берәмлек терлек азыгы тупланырга тиеш, - диде Извил Габдрәкыйпов.

Реклама

Шәхси хуҗалыкларда район буенча алганда 5 меңгә якын мөгезле эре терлек исәпләнә.

- Пай өлешләре булганнарга мондый шартларда фермерларга гына ышанып, "өләшерләр әле" дип утыру дөрес булмас иде. Беренчедән, аларга фермер хуҗалыгы өчен дә әзерләргә кирәк. Кышка барысын да әзерләү зарур - яфрак азыкны да, печәнен дә. Бүген урманнарда, чокырларда печән бар әле. Вакытның кадерен белеп, булдыра алганча җыярга иде - авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесенең әлеге сүзләре белән килешми мөмкин түгел.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: