Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Язгы чәчү – 2014

Санаулы көннәр калды: без әзерме? Көннәр үзгәрә, җылына бара. Басу-кырлардагы карлар да күзгә күренеп кими. Димәк, язгы кыр эшләре дә борын төбендә генә. Район хуҗалыклары бу җаваплы чорга ничек әзерләнә икән?


Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Извил Габдрәкыйпов хәбәр иткәнчә, һәрбер авылда эш кайный, кыр эшләрендә катнашачак техниканың 90 проценты әзер. Хуҗалыкларга минераль ашлама алуга субсидияләр керә башлаган. Республика бюджетыннан бу җәһәттән 8 миллион, федераль бюджетыннан 9 миллион сум каралган. Игеннең ашламаның никадәр керүенә карап уңуын һәркем аңлый, шуңа күрә тырыш хуҗа җирне мөмкин кадәр күбрәк ашларга тырыша. Мисал өчен, Токарликов исемендәге җәмгыять бюджет буенча бирелгәннән тыш ашламаны кредитка да сатып алырга ниятли.
- Без нигездә һәр гектарга уртача тәэсир итүчән матдә исәбеннән 40 килограмм ашлама кертергә тырышабыз. Җирне ашласаң, әйбәт инде ул, тик мөмкинлекләр генә зур түгел. Узган ел һәр гектардан 25 центер ашлык алдык, - диде Токарликов исемендәге җәмгыять директоры Рәсим Исхаков.
Хуҗалыкның бүген кыр эшләрендә катнашачак техникасының һәммәсе карап-ремонтланып алгы сызыкка куелган. Хәзер аларга агрегатлар тагу, көйләү эшләре бара. Быел чәчүдә 12 агрегат, 3 "Агромастер" катнашачак. Эш күләме дә аз түгел - 9 мең гектар мәйдан. Аның алты меңенә сабан, өч меңенә терлек азыгы культуралары чәчеләчәк.
- Беренче эш итеп уҗымнарны тукландырачакбыз, алар безнең 2,5 мең гектар тәшкил итә, - диде хуҗалык җитәкчесе. - Әлегә уҗымнар торышы начар дип әйтеп булмый. Сыйфат язның ничек килүенә бәйле.
Токарликовлыларның чәчүлек орлыклары көздән үк калибрланып, әзерләнеп куелган. Һәммәсе үзләренеке. Орлыкчылык станциясе белгечләре тишелешне тикшереп караган. Бирелгән бәя - орлыкларга тел-теш тидерерлек түгел, яхшы. Рәсим Исхаков шушы көннәрдә чәчүлек материалны агуларга керешәчәкләрен әйтте. Кайберәүләр иртә әле дияргә дә мөмкин. Җитәкче моны эш күләменең зур булуы белән аңлатты. Арпа, борчак та агуланып чәчелә. Быел борчакны күбрәк күчү планлаштырыла.
Бүген иң зур проблема - кадрлар белән тәэмин ителеш. Хәер, ул күпчелек хуҗалыкка хас.
- Механизаторлар җитми. Тагын читтән җәлеп итәргә туры килә. Бүген аларны Чувашия, Удмуртия төбәкләреннән эзлибез. Берничә ел рәттән бездә эшләгән механизаторлар бар. Алар безнең техниканы белә, - дип уртаклашты Рәсим Исхаков. - Инвесторыбызга да өмет зурдан. Ул безгә сезон вакытында 20-25 механизатор бирә торган иде.
Бүген һәр хуҗалык җитәкчесе алдында торган төп бурыч - язгы кыр эшләрен тулы әзерлектә каршылау. Күпьеллык тәҗрибә шул чакта гына бу мөһим чараны тиз һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгарга мөмкин булуы хакында сөйли.
Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса