Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яз килде. Юлларда “диңгез”

Бумы күлләвек?! Юк, җәмәгать, бу - диңгез! Ә монысы машина түгел, танк. Шевченко урамы, 116 нчы йорт каршындагы кар сулары эреп, тезгә җиткән күлне кичүче машинаны социаль челтәрдә шулай шәрехьләделәр. Йорт тәрәзәсеннән төшерелгән видео интернетта берәүләрне каһкаһәле көлергә, икенчеләрен сүгенергә мәҗбүр итте.

Җәяүлеләр язып-таеп тар сукмактан юл алса, әлеге ишегалдына кайтучы машиналар чын мәгънәсендә йөзәргә мәҗбүр. Бу тирәдә яшәүчеләр вәзгыятьнең елдан-ел кабатлануы турында әйтә. Язын кар сулары интектерә, җәен коеп яуган яңгырдан соң да шул хәл. Сәбәбен су ага торган канализация төзек түгеллеге белән аңлаталар.

-​ Күпме көрәшеп карадык без бу хәл белән. Кызганыч, берни барып чыкмады, ахырда күчеп котылдык, - дип интегүләрен искә ала Евгения Улизко.

-​ Язгы ташуның башы шушы инде. Ленин урамы, 123-125 тә дә шул ук хәл, -

дип сүзгә кушыла Ришат Шәкүров атлы шәһәрдәш. - Әле ике сәгать ярым элек кенә уздым. Су уртасында сүнеп калам дип курыккан идем. Шөкер, уздым. Су капот астына җитте.

Марина Бодрягинаның "Сезнең әле Төзүчеләр урамы, 20 А йорты ишегалдын күргәнегез юктыр", - дигән репликасына каршы Ирина Потапова: "Айга бер тапкыр эш буенча сугылам мин ул якларга. Яңгырдан соң икән, илтүче машина кереп тә азапланмый, бер квартал урап уза, - дип тәҗрибәсе белән уртаклаша. РТС бистәсендәгеләр дә "без дә йөзәбез, охохо, ничек кенә әле", - ди. "Бу шәһәрне төзүчеләр нәрсә уйлады икән!?" - дип риторик сорау белән чикләнүчеләр дә бар.

Хакыйкать кайда? Шунда - урталыкта.

Бу урында яңгыр канализацияләре хуҗалары турында хакимият һәм идарәче компанияләр җитәкчеләреннән сораштыру нияте бар иде. Тик ул юлның, урау буласын чамалап, шушы тармакта эшләп киткән һәм бу мәсьәләдә иң хәбәрдар берәү белән элемтәгә кердем. "Кем хуҗа", - дигән сорауга ул: "Беркем дә", - дип җавап бирде. Ә мин бирешергә теләмичә, "фактта түгел лә, де-юре", - дип сораштыруымны дәвам иттем.

-​ Де-юре шулай ук беркем дә хуҗа түгел. Бу - бушлык. Үзәк урамнарда ливневка шәһәр автомобиль юллары идарәсенә (ГУАД) бирелгән. Ә ишегалларындагысы - хуҗасыз. Йорттагы һәрнәрсәгә идарәче компания җаваплы, аннан тыш хуҗалык муниципалитетка карый. Ягъни ГУАД - хуҗа. Тик ул законлаштырылмаган, - диде әңгәмәдәшем. Чыннан да, хакыйкать әле дә урынында, урталыкта икән.

Су астында - сюрприз

Әле ул күлләвекләр астына күпме "сюрприз" яшеренгәнен бер Алла һәм автомобиле төбен җимерүчеләр генә беләдер. Кышын җилдән җитез узган юллардан язын чокырларга, ачык коеларга эләкми үтәрмен димә! Юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссия утырышында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илвир Габдуллин: "Былтыр җирлектә Юл фонды булдырылды. Быел шул хисаптан юллар төзелешенә 31 (!) млн сум сарыф ителәчәк", - дип вәгъдә итте-итүен. Юл хезмәтләрен "хуҗалыкларына" ревизия ясап, чокыр-чакырларны ямау эшен тизләтергә дә өндәде җитәкче. Бер көн килеп, төзек юлдан келтерәп кенә йөрмәбезме әле?!

Игътибарлы машина йөртүчеләр әйтүенчә, җәй кояшы кыздырып, тигез юлларны да сыга. Ягъни асфальтка тәгәрмәч эзе салына. Өйгә кайтышлый күз төште, чыннан да шулай икән. Ленин урамы, 187 нче йорт буендагы юлда кәлия, өстәвенә асфальты да ватык.

Хәтерләсәгез, бер сатирикның шундый канатлы сүзләре бар: "Россиядә ике бәла: юллар һәм җүләрләр. Иң аянычы - беренчесен икенчеләре төзекләндерә" , - дип зәһәр көлде ул. Рәнҗетерлек сүзләр. Тик... Хәер, "ВКонтакте"да Айдар Кавиев дигән берәү моңа мөнәсәбәтен белдереп, "Туган илне сайлап алып булмый",- дип язды.

Ләйләгөл Минаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса