Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшьләр үзәгендә муниципаллар бәйрәм итте

Бүген илдә җирле үзидарә хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Бу әле яңа бәйрәм. Һөнәри көн Россия Президенты боерыгы белән 2012 елның 10 июнендә гамәлгә керде. Быел ул икенче тапкыр гына үткәрелә.

Әлмәтнең Яшьләр үзәгендә бүген җирле үзидарә хезмәткәрләре көненә багышланган тантана үтте. Анда үз эшенең фидакарьләренә республиканың һәм төбәкнең мактаулы бүләкләре тапшырылды. Алар арасында районның Югары Акташ авыл җирлеге белән идарә итә башлавына бүген нәкъ 19 ел тулган Александр Шатунов та бар. "Татарстанда авыл җирлеген үстерүдәге хезмәтләре өчен" медаленә ия булган башлык сүзләренчә, "гомер-гомергә урыннардагы проблемаларны хәл итәргә акча аз булды".

- Ләкин шуңа да карамастан, юллар да төзекләндерелде, газлаштыру да уңышлы үтте. Мәктәпләр, медпунктлар яңарып торды. Бүгенге көндә Югары Акташта яңа урамны газлаштыру проблемасы бар. Документлар җыеп тапшырдык, аларны якладык та, тик әлегә финанслар юк. Ләкин без бу мәсьәләнең хәл ителәсенә ышанабыз, - дип Юрий Шатунов.

Һөнәри бәйрәм белән котларга сәхнәгә күтәрелгән шәһәр прокуроры Рафаэль Шакиров "бәйрәмнең дә "яшь", әле җирле хакимиятнең дә яңа форматта эшли башлавына 8 ел гына тулуын искәртте. Залда ветераннарда утыруын ассызыклап, прокурор "формат яңа булмаса да, җирле хакимият элек тә булган" диде. Ул чыгышында шулай ук җирле хакимиятнең авыр шартларда эшләвен әйтте.

- "Җирле үзидарә органнарын формалаштыру турында"гы 131 закон кадәр үзгәрешләр кертелгән бер генә документ та юктыр. Камил булмаган хокукый-норматив актлар белән һәм һәрдаим экономияле финанслау шартларында эшләү авырлыгын таныйбыз... Ә эшләргә кирәк. Чөнки сез халык хакимияте, - диде Рафаэль Шакиров.

"Хакимият фундаменты", "халык хакимияте" кебек бәягә ия булган җирле үзидарә вәкилләрен авыл үзешчәннәре котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса