Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Якты киләчәк өчен тавышыбызны бирдек

Кичә булып узган Россия Президентын сайлауларда әлмәтлеләр зур активлык күрсәтте.

5 март көнне иртәнге 5.00 сәгатьтә алынган рәсми булмаган, якынча мәгълүматларга караганда, Әлмәт шәһәре буенча гражданлык бурычын үтәүчеләр саны 85,31 %, Әлмәт районы буенча 94,53 процент тәшкил иткән. Әлмәтлеләр бу көнне В.Путинга ышаныч күрсәтте, якынча мәгълүматларга караганда, Владимир Владимировичка шәһәр буенча 81,31 % граждан тавыш биргән. Г.Зюганов 11,81 %, М.Прохоров 2,22 %, В.Жириновский 2,11 %, С.Миронов 1,56 % тавыш җыйган. Район буенча әлеге саннар түбәндәгечә: В.Путин - 91,31 %, Г.Зюганов - 4,98 %, В.Жириновский - 1,44 %, М.Прохоров - 0,92 % , С.Миронов - 0,90 %.

Сайлаулар җирлегебездә оешкан төстә узды. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Мәҗит Салихов яшәү урыны буенча "Зәңгәр күл" санаторий-профилакторий биләмәсендә урнашкан 817 нче сайлау участогында журналистларга биргән әңгәмәсендә шәһәр һәм район халкының сайлауларда актив катнашуларын үзләренең киләчәкләре өчен борчылуларына һәм яшәү, эшләү шартларының нинди булуы һәркем өчен мөһим икәнлегенә күрсәтте: "Бу көн бөтен ил, республика, шәһәр һәм район өчен мөһим. Чөнки без киләчәгебезне, балаларынызның киләчәген, ил киләчәген сайладык".

Республикада гомуми сайлаучыларның 83,45 проценты бу көнне үз тавышын биргән. Якынча мәгълүматлар буенча, 5 март көнне иртәнге 6.00 сәгатькә беркетмәләрнең 98 % тикшерелгән һәм В.Путин 83,08 % тавыш белән алдынгылыкны били. Г.Зюганов 9,51 %, М.Прохоров 2,80 %, В.Жириновский 2,19 %, С.Миронов 1,73 % тавыш туплый алган

Әлегә вакытта Россия буенча беркетмәләрне тикшерү дәвам итә. Иртәнге 9.30 сәгатьтә 63,97 % тавыш белән В.Путин лидер булып тора. Якынча, рәсми булмаган мәгълүматлар буенча Г.Зюганов 17,17 %, М.Прохоров 7,65 %, В.Жириновский 6, 24 %, С.Миронов 3,83 % тавыш җыйган. Бу хакта РФ ЦИК хәбәр итә. Россия буенча сайлауларда исә 64 % халык катнашкан.

РФ Президенты сайлауларыннан тыш Әлмәт районында муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына: Икенче Интернациональ округы буенча Әлмәт шәһәр Советы өстәмә депутат сайлаулары узды. Анда 95 % тавыш җыеп М.Салихов җиңеп чыкты. Биредә сайлауда катнашучылар 90,06 % тәшкил итте.

М.Фарукшин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250