Якташыбыз иҗаты белән бөгелмәлеләр таныша
Түбән Мактама шәһәр тибындагы бистәсендә туып-үскән Ришат Гомәров үзенең картиналарыннан торган күргәзмәне «Душа родного края» дип атаган.
Күргәзмә бу көннәрдә Бөгелмә шәһәренең Ярослав Гашек әдәби-мемориаль музее күргәзмәләр залында үтә. Гаҗәеп матур табигать күренешләре төшерелгән картиналарда табигатьнең яшәрүе мизгелен дә, җәйге матурлыкны да, алтын көзне дә, салкын кышны да күрергә була. Картиналарда сурәтләнгән потретлар да игътибарны җәлеп итми калмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа