Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яңа ел чыршыларын – кабат кулланылышка

Әлмәтлеләр Яңа ел чыршыларын махсус полигонга чыгарырга тиешләр. Бу хакта коммуналь хезмәтләр һәм идарәче компанияләр катнашында узган киңәшмәдә искәртелде. Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты белгечләре хәбәр иткәнчә, кулланылышта булган чыршы һәм наратларны үсемлек калдыгы буларак кар ташый торган полигонга ташларга яисә терлекчелек фермалары белән килешү төзеп, шунда тапшырырга була. Ник...

Әлмәтлеләр Яңа ел чыршыларын махсус полигонга чыгарырга тиешләр. Бу хакта коммуналь хезмәтләр һәм идарәче компанияләр катнашында узган киңәшмәдә искәртелде.

Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты белгечләре хәбәр иткәнчә, кулланылышта булган чыршы һәм наратларны үсемлек калдыгы буларак кар ташый торган полигонга ташларга яисә терлекчелек фермалары белән килешү төзеп, шунда тапшырырга була. Ник дигәндә, ылыс, мисал өчен, дуңгызлар өчен менә дигән витаминлы азык.

Ә менә Казанда исә сәүдә үзәкләренең берсендә аларны кабул итү пункты ачканнар. Анда Яңа ел бизәген эшкәртеп, икенчел чимал итеп кулланырга җыеналар. Баксаң, шундый эштә махсуслашкан фирма ылыслы агачлардан транспорт паллеты ясый яисә агач йомычкасына җибәрә икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса