Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

WorldSkills Russia чемпионаты Әлмәткә килде

Әле күптән түгел генә калабызның эшче яшьләре һөнәри осталыкта көч сынашты. Пәнҗешәмбе көнне политехникум да республика яшьләрен - электр монтажчыларын кабул итте. Техникум һәм көллиятләрдә белем алучы 12 егет нефтьчеләр башкаласына WorldSkills Russia чемпионатының төбәк турына җыелды.

Газета укучыларда тагын нинди чемпионат уйлап тапканнар дигән сорау туарга мөмкин. WorldSkills International - эшче һөнәренең абруен, яшьләрнең әзерлек дәрәҗәсен күтәрүне максат итеп куйган халыкара чемпионат. Ул 1946 елдан бирле оештырыла. Аны, олимпия хәрәкәте кебек үк, дөньядагы иң зур һөнәри осталык бәйгесе дип атыйлар. Әлеге хәрәкәткә дөньяның 60 тан артык иле кушылган. Безнең ил 2012 елда гына WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы булып теркәлде.

WorldSkills Russia милли операторы илнең төрле шәһәрләрендә дөнья чемпионатында катнашу өчен Россиянең җыелма командасын туплау максатыннан төбәк ярышлары оештыра. Илебездә һөнәри осталык буенча беренче милли чемпионат узган ел Тольятти шәһәрендә үтте. Анда үзләрен иң осталар итеп танытканнар Россия җыелма командасы составында тәүге тапкыр дөнья күләмендә көч сынашырга былтыр Лейпциг шәһәренә юл тотты. Алар арасында татарстанлылар да булу шатлыклы күренеш. Бәйгегә килгән меңнән артык яшь белгеч 46 компетенция, үзебезчә әйтсәк, төр буенча көч сынашкан. Ватандашларыбыз 14 белгечлектә ярышкан. Беренче коймак төерле булган кебек, безнең командага җиңү елмаймый, аларга соңгы урыннарның берсе белән канәгатьләнергә туры килә.

2015 елда халыкара чемпионат Бразилиянең Сан-Пауло, 2017 елда Абу-Даби (Гарәп Әмирлекләре) шәһәрләрендә үтәчәк. Ә 2019 елда чемпионатта катнашучыларны Казан кабул итәргә әзерләнә. Шуңа күрә быел Татарстан башкаласында май аенда үтәчәк WorldSkills Russia милли чемпионатын аңа генераль репетиция дисәң дә була. Быел Казанга төбәк чемпионатларында җиңүчеләр җыелачак. Ә аларның исемнәре бу көннәрдә оештырылган ярышларда ачыклана. Төбәк ярышлары 32 компетенция (балта остасы, кирпеч өю, веб-дизайн, ювелирлык эше, видеомонтаж, электроника, чәчтараш, косметология, автомеханика һәм башкалар) буенча үткәрелә.

Әлмәт политехникумы базасында электр-монтаж эшләре буенча төбәк чемпионаты оештырылды. Башка компетенцияләр буенча көч сынашулар икенче шәһәрләрдә үтә.

Калабызга республиканың 12 техникум һәм көллиятеннән - Бөгелмә, Минзәлә, Яр Чаллы, Казан, Түбән Кама, Лениногорск, Зәй, Әлмәтнең танылган уку йортларыннан иң яхшы исемен дәгъваларга җыелдылар. Аларга алга куелган бурычны үтәү өчен 4 сәгать вакыт бирелде. Егетләр шушы вакыт эчендә бирелгән схема буенча "аш бүлмәсенә" электрүткәргеч сузарга һәм яктырткыч урнаштырырга тиеш иде. Техникумның укыту-производство остаханәсендә һәр катнашучыга аерым эш урыны - "бүлмә" ясалган. Кирәкле кораллар, материалларның һәммәсе дә алдан ук әзерләнгән. Эксперт комиссиясе бәяне эш сыйфатына һәм тизлеккә карап кына түгел, схеманы укый белүләренә, бирелгән җиһазлардан куллана алу осталыгына һәм төзелгән схеманың ничек эшләвенә карап та бирә. Бәйгедә ике әлмәтле дә бар. Алар - һөнәри көллияттән Владимир Исмаев һәм узган ел гына политехникумны тәмамлап, хәзер УК "Татнефть-Энергосервис" җәмгыятендә эшләүче Алексей Иванов.

- Алексей безнең тырыш студентыбыз иде. Техникумны кызыл дипломга тәмамлады. Аның бәйгеләрдә, олимпиадаларда катнашу тәҗрибәсе бар. Көндәшләре җитди булса да, бүген дә Алексейга зур өметләр баглыйбыз, - диде Әлмәт политехникумы директоры Илдар Баһманов конкурс башында.

Алексей Иванов ышанычны аклады. Иң күп баллны (97) ул җыйды һәм беренче урын яулады. Казан энергетика көллияте укучысы Сергей Лосев якташыбыздан 12 баллга калышты. Өченче урында - Бөгелмә машина төзелеше техникумы студенты Максим Зудин. Ул 57 балл туплады. Алдан ук билгеләнгәнчә, җиңүче WorldSkills Russia милли чемпионатында Татарстан данын яклап чыгыш ясаячак. Димәк, бу җаваплы бурыч Алексей җилкәсендә. Аңа уңышлар телибез!

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса