Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Вәхшиләр янәшәдә

Әлмәтнең 17 урта мәктәбе тикшерүгә әзерләнә.

14 яшьлек үсмерне вәхшиләрчә үтергән укучы нәкъ шушы мәктәптә белем алган.

Каланың 19 мәктәбендә белем алган 14 яшьлек үсмерне күршеләре акыллы, итагатьле малай буларак искә ала. Кояшның үзе кебек якты йөзле егетнең шундый аянычлы үлемгә дучар булуына ышанасылары килми.

Велосипедта йөрергә яраткан үсмер дә 5 июнь иртәсендә үзенең өенә әйләнеп кайтмаячагын сизмәгәндер. Бу көнне ул 17 мәктәптә укучы яшьтәшен, танышын очрата. Шевченко урамында урнашкан кибеттән спирты эчемлек алалар. Бераз сыйланып утыргач, аңын хәмер томалаган үсмернең берсе икенчесен кәрәзле телефонын үзләштерүдә гаепли. Сүз иярә сүз китеп чыккан низаг сугышка барып җитә. 17 мәктәп укучысы ярдәмгә икенче бер танышын да чакыра. Үзе исә гаеп тагучының муенына шешә ватыгы белән берничә тапкыр кадый. Тегесе алган имгәнүләрдән һәлак була. Үсмернең мәетен 4 көн дигәндә Шевченко һәм Монтаж урамнары киселешендә гаражлар арасыннан табалар. Икенче көнне әлеге җинаятьтә шикле 14 яшьлек ике әлмәтле тоткарлана. Суд карары белән икесе дә сак астына алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса