Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Вәгъдә сүздә калмады

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов - 2 нче Интернациональный округы буенча депутат. Әлеге сайлау округы территориясендә халыкка вәгъдә ителгән барлык эшләр дә диярлек башкарылды.


Биредә яшәүчеләр үтенече буенча Промышленная урамы буйлап (2, 4, 6, 8 нче йортлар каршыннан агучы) Нариманка инеше территориясе тулысынча төзекләндерелде. Җәй дәвамында бу урыннан 150 машина чүп-чар һәм су төбендәге ләм утырмалары түгелде, инеш ярлары вак таш белән ныгытылды, иске күпер сүтеп алынып, аның урынына яңасы куелды.
Нариманка инешенең су саклау зонасына 1000 кубометр күләмендә кара туфрак кайтарылды һәм аның өстенә үлән чәчелде. Шулай ук бу зонада законсыз төстә урнаштырылган металл гаражлар һәм ярдәмче биналар гараж кооперативы ягына таба күчерелде.
Балалар өчен уен мәйданчыгы ясап куелды, велосипедта йөрү юлы булдырылды. Бер сүз белән әйткәндә, Нариманка инеше территориясе җирле халык өчен менә дигән ял итү зонасына әйләндерелде.
Бу эшләрдә актив катнашкан предприятиеләрне билгеләп үтмичә калу мөмкин түгел. Болар - "Әлмәт җылылык челтәрләре предприятиесе" ААҖ (башка эшләр белән бер- рәттән Промышленная урамындагы 2 нче йорттан 3 нче район котельныена таба үтүче җылылык трассасы аша җәяүлеләр өчен юл ясадылар), "Челтәр компаниясе"нең Әлмәт электр челтәрләре, "7 нче ЖЭУ", "Экосервис" ААҖ, "Әлмәтгаз" ЭПУы, "Шәһәр автоюллар идарәсе" муниципаль унитар предприятиесе (башка эшләр белән беррәттән Нариманка инешенең буеннан-буена корыган агачларны төпләп, җыеп алдылар, калган агачларның ябалдашларын кисеп, тәртипкә китерделәр), шулай ук "Әлмәтнефть" нефть-газ чыгару идарәсе (Промышленная урамында урнашкан ППД скважинасы тирәли ябык койма тоттылар, су саклау зонасында 45 төп чыршы утырттылар).
Мәҗит Салихов кушуы буенча "Әлмәт-Водоканал" ААҖ коллективы да Интернациональный округы территориясендә зур күләмдә эшләр башкарды. Мичурин урамы буйлап - Герцен урамыннан Котовскийга кадәр якынча 370 000 сумга урамдагы суүткәргеч (360 метр) реконструкцияләнде. Ломоносов урамы буйлап - Интернациональная урамыннан Пролетарскаяга кадәр 290 000 сумга канализация коллекторы (570 метр) төзелде.
Әлеге коллектив шулай ук Успенская урамындагы суүткәргечнең 160 метрлы бер өлешен алыштырды (280 000 сумлык). Шунда ук - Ломоносов урамыннан алып Успенская урамындагы 25 нче йортка кадәр 180 метр озынлыгында урам канализация коллекторы сузылды (300 000 сумлык).
Сентябрь аенда Успенская урамындагы 37 нче йортка кадәр озынлыгы 210 метр булган канализация коллекторы төзү эшләре дәвам итә (эшләрнең якынча бәясе 460 000 сумлап).
"Горпроект" ҖЧҖгә ДОСААФ районында канализация системасын проектлауга задание бирелде. Алынган мәгълүматлар буенча, "Әлмәт-Водоканал" ААҖ тарафыннан 4 млн. сумнан артык бәягә инженерлык-геодезия эшләре башкарылган инде. Тагын 1,1 млн. сумлык инженерлык-геологик һәм 1,7 млн. сумлык проект эшләрен башкарасы калган. ДОСААФ районында юынтык суларны түгү системасын төзү буенча бөтен объектның смета бәясе чама белән 98 млн. сум тәшкил итәчәк.
Шулай ук 2 нче Интернациональный округы депутаты Мәҗит Салихов үтенече буенча 8 Март урамындагы 2 нче йортка капиталь ремонт үткәрелде һәм шул ук урамдагы 4, 4 а һәм 6 нчы йортларның ишегаллары төзекләндерелде ("Татнефть" ААҖ 8 млн. сум бүлеп бирде). Киләсе елда 8 Март урамындагы 4 нче йорт җылытылачак һәм яңартылачак.
Л.СӘХАПОВА Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250