Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Велосипедчылар юл хәрәкәтенә комачаулый

Юл хәрәкәте иминлеге буенча ведомствоара комиссия чираттан тыш утырышына җыелды.

Көн тәртибендә шәһәр һәм район юлларында һәлакәтләр санын киметү һәм иминлек арттыру чаралары турында сүз барды.
ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Валерий Гиздәтуллин белдергәнчә, елның узган чорында җирлектә 120 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Әле фаҗигаларда 19 кешенең гомере өзелгән, 170 кә якын кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре һәм имгәнүләргә дучар булган. Тизлек режимын бозу, каршы як полосага чыгу,җәяләүлеләрне уздырмау, исерек килеш руль артына утыру - аяныч хәлләргә китергән төп сәбәпләр буларак аталды. Комиссия утырыша рәислек иткән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илвир Габдуллин фикеренчә, димәк, һәлакәтләрнең һәммәсенә кеше факторы сәбәпче.
Утырышта шулай ук шәһәр урамнарында көннән-көн арткан велосипедчыларның да юл хәрәкәте иминлегенә "янавы" турында искәртелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса