Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Узган тәүлектә Татарстанда 13 янгын булган, арада фаҗигагә китергәне бар

Узган тәүлектә Татарстанда 13 янгын булган, шуларның 4се - шәхси секторда.

Янгыннарның 2се тәмәке тарткан вакытта ут белән саксыз эш итүдән, 2се мич артык кызып китүдән, 4се электр утының кыска ялганышыннан чыкканлыгы билгеле, калганнарының сәбәпләре ачыклана, дип хәбәр итә РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Кичә сәгать 11.35тә республиканың Балык Бистәсе районы Югары Тимерлек авылындагы шәхси йортта булган янгында 1 кеше һәлак булган, өй җиһазлары, йорт милке янган. Янгын сүндерүгә барлыгы 14 кеше һәм 8 берәмлек техника җәлеп ителгән булган.

РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе янгынга каршы көрәш хезмәтенең янгын сүндерү подразделениеләре чакырту буенча 42 тапкыр чыккан. Янгын сүндерүчеләр транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә коткару эшләренә 9 тапкыр барып, алар вакытында 8 кешене коткарган.

ТР буенча Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы карамагындагы янгынчылык-коткару хезмәтенең дежур подразделениеләренә ишекне блокировкасыннан азат итүгә 3 тапкыр барырга туры килгән, транспорт һәлакәтенә - 1, эзләү эшләренә - 2, балыкчылар күпләп җыелган урыннарга кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәте белән берлектә рейдларга - 2, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса