Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Узган ел Әлмәттә эш урынында 8 кешенең гомере өзелгән

8 кешенең гомере өзелгән, барлыгы 52 кеше авыр һәм җиңелчә тән җәрәхәтләре алган - боларның барысы да безнең шәһәр һәм район предприятиеләрендә узган ел булган бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсе. Хезмәтне саклау буенча координацион советның сишәмбе көнне үткән киңәйтелгән утырышында китерелде бу саннар.

Кеше гомере өзелү һәм авыр имгәнүләр белән тәмамланган бәхетсезлек очраклары төзелеш ("СМП-Нефтегаз", "Стройкомплекс", "Легион-Строй" җәмгыятьләре), энергетика ("Сетевая компания" ААҖ филиалы булган Әлмәт электр челтәрләре, "Электро-Энергосервис" ҖЧҖ), пластмасса әйберләр җитештерү ("Глобус" ҖЧҖ) тармакларында, нефть сәнәгатенә хезмәт күрсәтүче сервис компанияләрендә теркәлгән. Кешеләр эшкә барганда һәм кайтканда, юл-транспорт вакыйгаларында, биектән егылып, сөрем газы белән агуланып, баллон һәм баклар шартлау, хәрәкәтсез һәм хәрәкәт итә торган әйберләр арасына кысылып, электр тогыннан һәм башкалардан зыян күргән. Бәхетсезлек очраклары килеп чыгуның сәбәбенә килгәндә, координацион совет рәисе урынбасары Ильвир Габдуллин чыгышында аларның игътибарсыз һәм саксыз эш итүдә, куркынычсызлык кагыйдәләренең сакланмавында, эшнең тиешенчә оештырылмавы һәм төзексез җиһазларны эксплуатацияләүдә, хезмәткәрләрнең шәхси саклану чараларын кулланмауларында булуын искәртте.

Шунысын да билгеләп үтәсе килә, районда хезмәт шартларын һәм аны саклауны яхшырту буенча территориаль программа да кабул ителгән иде. Узган ел предприятие һәм оешмалар тарафыннан хезмәтне саклау буенча чараларны үтәүгә 700 миллион сумнан артык акча тотылган. Әлеге сумманың күпчелеге "Татнефть" ААҖ төркеменә туры килә. Ләкин, шуңа да карамастан, хезмәтне саклау өлкәсендәге торыш белән мактанып булмый әле.

Хезмәтне саклау өлкәсен күзәтчелек органнары да контрольдә тота. Мисал өчен, 2012 елда елда шәһәр прокуратурасы тарафыннан 208 җитешсезлек, закон бозулар ачыкланган. Моның өчен 97 кеше административ, 137 урындагы зат дисциплинар җаваплылыкка тартылган. Төркемләп булган бәхетсезлек очраклары уңаеннан ике җинаять эше кузгатылган. Әлмәт шәһәре прокурорының өлкән ярдәмчесе Зөлфия Мозаффарова быел да кузгатылган җинаять эше булуын хәбәр итте.

Ростехнадзорның территориаль бүлеге сәнәгать һәм энергетика куркынычсызлыгы өлкәсендә кагыйдә бозуларның 1859 очрагын ачыклаган. Бәхетсезлек очракларының төзелеш өлкәсендә дә шактый күзәтелүен әйтеп узган идек. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе территориаль бүлеге белгечләренең капиталь төзелеш объектларында һәм күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт уздыруга җәлеп ителгәннәрдәге тикшерү нәтиҗәләре шулай ук сөендерми. Ачыкланган бозулар буенча юридик һәм урындагы затларга карата 86 карар чыгарылган. Ильвир Әнәсович "Арслан", "Экология-Строй-К", "Строй Арсенал", "Альянс Строй К", "КапСтрой", "СМУ-9", "Энерговертикаль" җәмгыятьләрен хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен күп бозулар күзәтелгән оешмалар арасына кертте.

2012 елда һөнәри авыру алган 7 очрак теркәлгән. Ул тагын бер кат медицина күзәтүләрен даими узу кирәклеген искәртә. Әлеге даими күзәтүләрне 22060 кеше үтәргә тиеш булса да, бу сан 21914 кенә тәшкил иткән. Авыл хуҗалыгы оешмаларында эшләүчеләрнең 76 проценты гына тикшерелгән.

Социаль иминият фонды мәгълүматларына караганда, бәхетсезлек очраклары һәм һөнәри авырулар буенча эшкә яраксызлык узган ел 6095 көн тәшкил иткән.

Хәбәр иткәнебезчә, былтыр шәһәрдә һәм районда теркәлгән 287 юл-транспорт вакыйгасында 39 кеше һәлак булган һәм 405 кеше төрле дәрәҗәдә имгәнгән. 59959 административ бозуларның ачыклануы, 1221 шоферның руль артына хәмер яки наркотик матдәләр кулланып утыруы уйланырга, бәхетсезлек очракларының янәшәдә генә булуы хакында фикер йөртергә мәҗбүр итә.

Республика буенча хезмәт урыннарында 111 кеше һәлак булган. ТРның хезмәт буенча баш дәүләт инспекторы Таһир Вилданов имгәнү сәбәпләренә тукталып, чынлап та, исерекләр аркасында күп бәхетсезлек очраклары булуын ассзыклады. Аның тагын бер фикере белән килешми мөмкин түгел - эш урыннарының торышына җитди караш булырга тиеш, аттестация ул хезмәт урыннарын яхшырту өчен үткәрелә.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250