Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Урып-җыюга старт бирелде

Дүшәмбе көнне районда рәсми рәвештә урып-җыюга старт бирделәр. Гадәт буенча әлеге җаваплы кампаниянең башлангычы - комбайннар парады.

Аның быелгысы "Рубин" хуҗалыгы ындыр табагында үтте. Очрашуга хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, урып-җыюга мөнәсәбәтле башка ведомство белгечләре килгән иде.

Чараны техника әзерлеге, атап әйткәндә, уру-суктыру җайланмаларын төзәтү һәм көйләү нечкәлекләре белән таныштырудан башладылар. Моның өчен махсус Казаннан агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтыннан доцент чакырылган иде. Дамир Хәлиуллин Нью Холанд мисалында комбайнны ничек көйләү кирәклеге турында тәфсилле аңлатма бирде. Сөйләгәннәрнең әһәмиятен раслау өчен шунда ук күрсәтмә суктыру да оештырдылар. Комбайн эшләгәнне күзәтеп торучылар "корыч ат" туктау белән "бу ничек эшләү ярамаганлыкка мисал булды инде" дигән нәтиҗә ясады. Комбайн астына җәелгән плугта алтын сыман ашлык ялтырап ята, артында зур булмаган салам өеме дә пәйдә булды. Комбайнчы үзе үк техниканың җитешсезлекләрен санап үтте. Беренчедән, суктыру тизлеге зур булуын искәртте. Икенче сәбәп буларак өрдерү системасын атады. Соңгысының нигездә техниканың конструкция хилафлыгы булуын башкаладан килгән доцент та ассызыклады.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Извил Гәбдрәкыйпов комбайннар паркының 65-70 проценты тузган булуына һәм һава торышының да үзгәреп торуына ишарәләп урып-җыюны озакка сузарга ярамаганлыгын искәртте.

Төрле модификацияле комбайннар, ашлык ташыячак транспорт, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүче җайланмалар, ындырга кайткан ашлыкны үлчәү, бөртеклеләрне саклау үзенчәлекләре белән танышканнан соң очрашу ындыр табагында ук киңәшмә белән дәвам итте. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре алдына район башлыгы Мәҗит Салихов уңышны кыска вакыт эчендә һәм югалтуларсыз җыеп алу бурычын куйды. Аның сүзләренчә, быел урып-җыюга 106 комбайн җәлеп ителә. Шуларның 57 се - югары технологияле техника.

- Быел 45 мең га мәйданда бөртекле культуралар җыеп алырга тиешбез. Шуның 14 мең гектары - уҗым бодае. Калганнарын сабан бодае, арыш, кузаклы культуралар тәшкил итә. Һәр комбайнга уртача 335 га ашлык суктырырга туры килә, - дип билгеләп үтте район башлыгы эш күләме турында искәртеп. - "Ил терәге - икмәк" икәнлеген истән чыгармыйча, корылык шартларында үстерелгән икмәкне җыеп алырга кирәк. Җитмәсә, уңыш фаразлары әллә ни куандырмый.

Мәҗит Салихов сүзләренчә, быел бөртеклеләрдән уңыш узган ел белән чагыштырганда 2 тапкырга кимрәк булырга мөмкин. Уртача 15-20 ц булыр дип фаразлыйлар.

- Вакытның кадерен белеп эшләргә кирәк. Техника иске, өстәвенә кешеләр дә эшләргә атлыгып тормый, - диде район башлыгы журналистлар белән әңгәмәсендә. - "Татнефть"кә, компаниянең стурктур бүлекчәләренә рәхмәтлебез. Урып-җыюга механизаторлар, ашлык ташу өчен транспорт, ягулык-майлау материаллары белән ярдәм итәчәкләренә ышандырдылар.

Мәҗит Салихов билгеләп үткәнчә, район буенча урып-җыюны сентябрь башларына тәмамларга ниятлиләр. Уңыш ташу дигәннән, очрашуда хуҗалык җитәкчеләре алдында Акташ ашлык әзерләү һәм эшкәртү комбинаты җитәкчесе дә чыгыш ясады. Авыл хуҗалыгы җитәкчеләре аннан бөртеклеләрне киптергән, саклаган өчен хуҗалыкларга күпме түләргә туры киләчәге турында белеште.

- Әлеге саннарны авыл хуҗалыгы министрлыгы билгели. Безнең тарафтан бернинди өстәмә түләүләр таләп ителмәячәк, - диде Мидхәт Хисамиев озакламый министрлыктан прейскурант киләчәген дә искәртеп.

Сүз уңаенда, соңгы елларда гамәлдә булган алдынгы комбайнчыларны премияләү быел да дәвам итәчәк.

Ләйләгөл Минаева

P.S. Киңәшмәдә техниканың төзеклеген тәэмин итү, куркынычсызлык таләпләрен үтәү белән беррәттән механизаторларның иминлеген дә күз уңында тоту зарурилыгы әйтелде. Узган ел урып-җыю чорында "Ивашкин" фермерлык хуҗалыгы тракторист-машинисты комбайн ремонтлаганда эшләп торган ургычка эләгеп үлгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250