Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Урсалыда заманча гомуми практика табибы офисы ачылды

Нефтьчеләр вәгъдәләрендә торды - Урсалыда яшәүчеләргә кыска вакыт эчендә менә дигән медицина офисы төзеп бирделәр. Бүген ул тантаналы шартларда файдалануга тапшырылды.

Урсалыда фельдшер-акушерлык пункты 1963 елда ук төзелгән булган һәм аңа бер тапкыр да капиталь ремонт уздырылмаган. Шул ук вакытта әлеге микрорайон елдан-ел үсә. Күп балалы гаиләләр программасы буенча җир участогын биредән сайлаучылар да күп. Заманча гомуми практика табибы офисына ихтыяҗ артканнан-арта бара. Халык белән уздырылган җыелышларда да әлеге сорау күтәрелгән. Ниһаять, хыял тормышка ашты. Урсалы халкының шатлыгын уртаклашырга Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов, "Татнефть" ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев һәм башкалар да килгән иде. Мәҗит Салихов районда республика программалары буенча яңа ФАПлар төзелү дәвам итүен билгеләп үтте. Ә Урсалыдагы офис "Татнефть" компаниясе хисабына төзелде. Район башлыгы нефтьчеләргә чираттагы бүләкләре өчен рәхмәтен җиткерде.

Рөстәм Мөхәммәдиев Урсалыда яшәүче ветераннарның яңа ФАП төзүләрен сорап "Татнефть" җитәкчелегенә мөрәҗәгать итүләрен искә төшерде. Хәзер аларга шәһәргә йөрергә туры килмәячәк - медицина офисында гына да дәваланырга мөмкин булачак. Нефтьчеләр бина белән генә түгел, кирәкле барлык җиһазлар белән дә тәэмин иткән.

Урсалыны бораулаучылар микрорайоны дисәң дә була. Биредә хәтта Бораулаучылар бистәсе дә бар. Аларның социаль-көнкүреш шартларын яхшырту өчен "Татбурнефть" ҖЧҖ идарәче компаниясе тарафыннан күп эшләнә. Компания җитәкчесе Ринат Шәфигуллин микрорайонда ел саен юллар төзекләндерелүен һәм башка эшләр башкарылуын әйтте. Тагын бер шатлыклы хәбәр - иртәгәдән Бөек Җиңүнең 70 еллыгына биредәге һәйкәл дә реконструкцияләнә башланачак. Медицина офисының да заказчысы итеп "Татбурнефть" билгеләнгән иде.

Офиста барлык белгечлекләр буенча да кабул итү булачак. Көндезге стационар да бар. Прививка, физкабинет аерым ясалган. Офис калабызның 3 нче поликлиникасына карый. Поликлиниканың баш табибы Айдар Габдуллин әйтүенчә, медицина пунктында ике участок эшләячәк һәм аларның һәрберсе меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтәчәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса