Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Универсиада уты Әлмәттә [+фото][+видео]

Сорбоннада ут алган Универсиада утының республика районнары буйлап сәяхәтенең икенче көне тәмамланып килә. Бүген төп символ Әлмәттә.

Азнакай, Лениногорск шәһәрләрен узып ут кичке якта нефтьчеләр каласына килеп иреште. Инде кичке якта эстафета узачак үзәк Ленин урамында транспорт хәрәкәте чикләнеп, дулкынландыргыч вакыйгага әзерлек башланды.



Студентларның XXVII Бөтендөнья җәйге уены символы эстафетасының Әлмәттә рәсми старты 17 сәгать 30 минутта АГНИ янында башланды. Бу очраклы түгел. Чөнки әлеге институт нефть төбәге өчен кадрлар әзерләүче абруйлы уку йортларының берсе. Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов та шуны ассызыклады. Эстафетаның Әлмәт этабына нәкъ менә ул старт бирде.




Шушы урыннан Ленин урамы буйлап ике яклап халык, "тере киртә" тезелде. Әлмәтлеләр тарихи вакыйганы кабул итәргә әзер. Һәр җирдә - бәйрәм рухы шарлар, флаглар, Универсиада символлары. Һәркем факел килүен дулкынланып көтте. Студентлар, мәктәп укучылары, өлкәннәр арасында 3 яшьлек Әмир дә бар. Дәү әнисе һәм абыйсы Мансур белән килгән сабый да бүгенге вакыйгадан хәбәрдар: "Факел килгәнне көтәм", - ди. Көн дә иртәне зарядкадан башлавын да искәртеп, үзенең дә ут тотып йөгерәсе килүен яшермәде.


Факел йөртүчеләрнең маршруты Ленин урамының буеннан-буена үтте. Аннан Төзүчеләр проспекты буйлап барып Нефтьчеләр мәйданында төгәлләнде. Әлмәт этабында төп символны күтәреп 32 әлмәтле 4 км ара узды. Әлеге бәхет елмайганнар арасында предприятие һәм учреждение җитәкчеләре, танылган спортчылар бар иде. Аларның иң яше - кикбоксинг буенча Россия җыелма командасы әгъзасы Дмитрий Скворцов. Эстафетада катнашучыларның иң өлкәненә 86 яшь. Әлмәтнең ветераннар советы рәисе, Бөек Ватан сугышы ветераны, III ранг капитаны Васил Хуҗәхмәтовның бүләкләр сандыгында ике дистәгә якын сугышчан медале янында тыныч хезмәттә алган "Хезмәт Кызыл Байрагы", "Почет билгесе" һәм бихисап орденнары бар. Урамдагы халык бигрәк тә аны җылы каршылады, маршрут буена көч биреп торды. 1945 елгы Бөек Җиңүне каршылаган, Мәскәүдә Җиңү парадларында катнашкан Васил Фатыхович бүгенге вакыйганың аеруча дулкынландыргыч булуын ассызыклады.


Бүгенге эстафета һәркем өчен дулкынландыргыч булды. Зур дәрәҗәдәге ярышларда чыгыш ясарга һәм җиңәргә күнеккән спортчылар да факел тотып узганда уеннарның үзеннән дә көчлерәк эмоцияләр кичерүләрен әйтте.


Кулдан кулга күчеп факел Нефтьче мәйданына килеп җитте. Соңгы ноктада эстафета уты белән район башлыгы Мәҗит Салихов мәйдандагы Ут кәсасен кабызды. Һәм утны каршы алучыларны сәламләп бүгенге вакыйганың тарих сәхифәсенә Әлмәт өчен мәртәбәле юбилейлар елында узуы белән дә язылачагын ассызыклады. Ул шулай ук Әлмәтнең спорт казанышлары белән дә горурланырлык төбәк булуын искәртте.




- Бу шәһәр, Татарстан өчен дә, Россиядә дә тарихи вакыйга. Дөнья масштабындагы спорт чарасы зур җаваплылык сорый. Шуңа күрә кичерешләр, хисләр көчле. Һава торышы да уңай тора. Халыкның кәефе күтәренке, сынатмадык. Әлмәттә, Татарстанда, Россиядә яшәү һәм эшләү мәртәбә, - диде район башлыгы тәэсирләре белән урталашып. Универсиада-2013 дирекциясе вәкиле, Татарстанның Куркынычсызлык советы сәркатибе Валерий Власов Мәҗит Салиховка эстафета узган төбәк буларак истәлек факелын тапшырды.

Бүгенге тантаналы чара бәйрәм сәхнәсендә үзешчән сәнгать коллективлары концерты белән дәвам итте.







Эстафета утын саклаучылар факелны иртәгә шушы ук мәйданннан Сарман районына озата барачак.

Ләйләгөл МИНАЕВА

Автор һәм Ирина АПАЧАЕВА фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса