Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Универсиада уеннарын оештыруда актив катнашкан Әлмәткә “бонус” - спорт-уен мәйданчыклары

Универсиада уңышлы узсын дип тырышкан әлмәтлеләр хезмәтләренең әҗерен күрә башлады. Мәгълүм булганча, студентларның җәйге уеннарын оештыруда актив катнашучыларга республика башлыгы "бонус" - спорт-уен мәйданчыклары вәгъдә иткән иде. Студентларның җәйге уеннары өчен иң зур спорт мәйданы "Казан-Арена"ны төзергә булышкан Әлмәт муниципаль берәмлекләр рейтингында 3 нче урынга күтәрелде. Шуңа күрә 18 млн...

Универсиада уңышлы узсын дип тырышкан әлмәтлеләр хезмәтләренең әҗерен күрә башлады.

Мәгълүм булганча, студентларның җәйге уеннарын оештыруда актив катнашучыларга республика башлыгы "бонус" - спорт-уен мәйданчыклары вәгъдә иткән иде. Студентларның җәйге уеннары өчен иң зур спорт мәйданы "Казан-Арена"ны төзергә булышкан Әлмәт муниципаль берәмлекләр рейтингында 3 нче урынга күтәрелде. Шуңа күрә 18 млн сумнан артыграк бәягә 8 комплекс безнекеләр өлешенә "төште" дә. Әлеге комплекслар урнашачак мәйданнар билгеле инде: алар Ленин урамы, 123, Бигәш урамы, 131, Тынычлык урамы, 5, Сөләймәнова урамы, 5-7, Фәхретдин урамы, 27, Тельман урамы, 51, Совет урамы, 153, Төзүчеләр проспекты, 9б ишегалларында пәйда булачак. Бүгенге көндә спорт корылмалары өчен "нигез" әзерләү белән мәшгульләр. Объект төзелешенең бу стадиясе шәһәр автомобиль юллары идарәсенә йөкләнгән. Төзүчеләр урамында сафка басачак спорт мәйданында эш барышына без дә күз салдык. Спорт корылмалары төзү белән бәйле вәзгыятькә автомобиль юллары идарәсенең бүлек җитәкчесе Валерий Макаров ачыклык кертте:

- Сигез мәйданда да эш 90 процентка башкарылган. Хәзерге вакытта корылма урнашачак урынга бетон җәябез. Монысын атна ахырына тәмамлау бурычы йөкләнде. Аннан соң тирә-ягын төзекләндерү, кече архитектур формалар белән бизәү, койма кою, яктырту эшләренә керешәчәкбез. Мәйданга ясалма өслек: баскетбол өчен каралган өлешенә җилем, футбол кырына чирәм түшәүне Казан фирмасы башкарачак.

Валерий Макаров аңлатмасын "яңа комплекс - волонтерлар тырышлыгы өчен бүленгән бүләк" дип башлаган иде. Шундый эчкерсез ярдәмнең көченә әлеге мәйданда тагын бер инандык. КНИТУ-КАИның Әлмәт филиалы янында гына барган төзелешкә уку йорты студентлары да кушылган. Алар киләчәктә биредә физкультура дәресләрен уздырырга ниятлиләр. Шуңа күрә 1 нче курс студентлары эшне никадәр иртә тәмамласалар, спортка шулкадәр тизрәк "якынаячакларын" аңлап эшли.

Валерий Макаров билгеләп үткәнчә, 8 мәйданда өч төрле проект гамәлгә куелачак. Бер мәйданда спорт снарядлары гына урын алачак. 4 урында аңа волейбол һәм баскетбол уены урыннары өстәлә. Анысы 540 кв.м мәйдан биләячәк. Мини-футбол кыры да булган иң күләмлесе өч ишегалында планлаштырыла. Спорт корылмалары ел әйләнәсе эшләячәк һәм анда теләге булган һәркем шөгыльләнә алачак. Җирлек җитәкчеләре һәм спорт ветераннары авызыннан халыкны күпләп спортка һәм физик культурага җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешенә тарту өчен урамнарда заманча спорт корылмалары җитми дигәнне еш ишетергә туры килә иде. Теләкләр чынга аша. Нәтиҗәсе ничек булыр? Анысын вакыт бәяләр.

Ләйләгөл Минаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250