Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Туган якны өйрәнү музеенда матбугат конференциясе булды

29 апрельдә, Халыкара музейлар көне якынлашып килгәндә, Әлмәт Туган якны өйрәнү музее "Әлмәт муниципаль районы музейлары эшчәнлегендә инновацион формалар" дигән темага матбугат конференциясе оештырды.


Конференциягә мәктәпләрдән укытучылар, тәрбия эше буенча директор урынбасарлары, балалар бакчаларыннан методистлар, психологлар, тәрбиячеләр, шулай ук журналистлар чакырылган иде.
Конференция барышында мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп укучылары өчен әзерләнгән музей дәресләреннән түбәндәге өзекләр күрсәтелде: «Серле сандык» - Ф.Кәрими мемориаль музее, Камалетдинова А.Х.; « Гаилә альбомыннан" - Р.Фәхреддин мемориаль музее, Гыймранова Д.Г., "Буыннардан - буыннарга күчә, Батырларның гомере җыр булып" - Түбән Мактама бистәсе тарихы музее, Мәүлетбаева Г.А, Әмирова Д.Ф., "Могҗизалар кыры" - Х.Әхмәтшин исемендәге Елхово авылы тарихы музее, Газизова М.М.,"Шәһәр буйлап виртуаль экскурсия" - Әлмәт туган якны өйрәнү музее, Солтанова С.А.

Чараның сценариен туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре әзерләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса