Туган якны өйрәнү музее кунаклар кабул итте
Июль аенда туган якны өйрәнү музеена Төркиядән кунаклар килде.
Төрки халыклар яшәгән төбәкләр буйлап сәяхәт кылучылар Башкортстан, Тува, Казахстан калаларында булып үзләренә бай материал туплаган. Истәлеккә музейга сувенирлар тапшырган, безнең як та кунакларга бүләкләр өләшкән.
Күптән түгел бирегә балалар шагыйре, балалар әдәбияты классигы, РФ дәүләт премиясе лауреаты Владимир Хлынов булып китте. Өч сәгатькә сузылган очрашу музей хезмәткәрләрендә якты тәэсирләр калдырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа