Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Төтенне киметәбезме, әллә үзебезнеме?

Дума депутатлары җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны тыю турындагы законны икенче укылышта кабул итте. Февраль аенда канун проекты өченче укылышта да кабул ителер дип фаразлана.

Бу очракта хөкүмәт һәм депутатлар штрафлар күләмен һәм тәмәкедән "азат зоналарның" чикләрен тәгаенләячәк.
Законны быелның 1 июнендә гамәлгә кертү планлаштырыла. Аның нигезендә беренче чиратта, дәүләт учреждениеләрендә, балалар мәйданчыкларында, лифтларда, подъездларда тәмәке көйрәтүчеләргә көн бетәчәк. Тагын бер елдан вокзал, аэропорт, кунакханә, шифаханә, ресторан һәм кафеларда тартуны тыярга ниятлиләр. Тәмәкегә хирыс россиялеләрне (бу һәр өченче кеше дигән сүз!) катгый кысаларга кертеп, депутатлар балаларны һәм тартмаучыларны агулы төтеннән саклый. Ташлый алмасаң, өеңдә тарт, ягъни! Сүз уңаенда, бина эчендә тарту заллары булдыруга да киртә куя закон. Бары тик завод һәм офисларда "тарту яки тартмау" мәсьәләсен җитәкчеләр хәл итәчәк. Әлеге документ шулай ук тәмәке рекламасын тыя. Аңа кызыксыну уята торган чаралар - лотерея, логотиплы сувенирлар, фестиваль-бәйгеләргә иганәчелек тә булмаячак.
"Я кешеләр һавада төтенне киметә, яки төтен Җир шарында кешеләр санын киметәчәк" дигән бер акыллыбаш. Моны статистика да раслый. Безнең ил дөньяда тарту буенча беренче, тәмәке җитештерүдә өченче урынны алып тора икән. Ел саен шул "агулы төтен" суыру нәтиҗәсендә 400 000 нән артык гомерне югалтабыз. "Элек без космоста беренче булсак, бүген ләхеткә әйдәүчеләр". Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган лекцияләрендә "Аек Әлмәт" клубы җитәкчесе Владимир Фәхриев бу хакта еш кабатлый. Аның сүзләренчә, авыл хуҗалыгында тәмәкене нәкъ менә корткычларны бетерү өчен кулланалар. Ә акылга муафыйк зат саналган кешеләр үз ихтыярында эшләп тапкан акчаларына сәламәтлекләрен җимерә. Тәмәке тартып киеренкелектән, стресстан бушану да иллюзия, минемчә. Әле берәүнең дә "балта асарлык" һавалы бинага килеп кергәч рәхәтлек кичергәнен, кәефләнгәнен күргән юк.
Җәмәгать урыннарында тәмәке тарту чыннан да тыелырмы? Бүген сорауга ачык җавап бирүче булмас. Тәмәкегә, алкогольгә каршы күптөрле акцияләр уздырган, бу яман гадәтләр турында күп укыган, күзәткән Владимир Фәхриев, мисал өчен, "күпчелек кайгыртса, нәтиҗә булачак" дигән фикердә. Дәлиле бар. Соңгы берничә елда "Тәмәке тартуны чикләү турында"гы 87 нче санлы Федераль канунны гамәлгә ашыру максатында инициатив төркем мәктәпләр янында тәмәке белән сәүдә итүчеләргә каршы прокуратурага шикаятьләр "яудыра" башлагач, аеруча каланың көнбатыш өлешендә тәмәке сирәгәйгән. Бу закон гамәлгә кергәч тә, "күмәк күтәрелсәк, нәтиҗә булачак", ди ул.
Кайбер экспертлар инде бүген үк закон гамәлгә кергәннән соңгы берничә елда илдә тартучылар саны 10 процентка кимиячәк, дип фаразлый. "Әле бу соңгы чик түгел, чөнки дөнья буйлап тәмәкегә каршы көрәш күтәрелә", - ди икенчеләре. Шунысы кызык, Россиядә тәмәке тартучылар казнага бик кыйммәткә төшә икән. Алар озак, катлаулы формада һәм еш авыручылар. Ә бу акча, чыгым дигән сүз. Әгәр дә илдә тартучылар саны 10 процентка гына кимесә дә, ун ел эчендә бюджет егерме биш триллион сумга тулыланачак. Моны ишетсә, Аркадий Райкин герое "янга калачак" күләмгә шаккатып, "шумашедшие деньги" дияр иде. Һичшиксез!
Ләйләгөл Минаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250