Реклама
Йокысы тыныч, ялы күңелле узуын теләүчеләр салымнарын түләгән инде.
Болар - шундый йөкләмәсе булганнарның 70 процентлабы дигән сүз. Ә калганнарына транспорт һәм мөлкәт салымын 1 ноябрьгә, җир салымын 15 ноябрьгә кадәр капларга кирәк. Вакытында түләмәүчеләргә пеня өстәлеп, бирәсе суммасы артачак кына. Бу хакта муниципалитетта узган брифингта салым органнары, суд приставлары һәм җирле хакимиятнең финанс-бюджет палатасы, икътисад, сәнәгать һәм сәүдә идарәсе белгечләре кисәтте. Җитди мәсьәлә. Чөнки физик һәм юридик затларның салымы җирле бюджет формалаштыручы төп чыганак.
Мәгълүм ки, Салым кодексы таләпләренә битарафлар җәзасыз калмый. Беренчедән, алда искәрткәнчә, бурыч арта. Икенчедән, суд приставлары мөлкәтеңә арест салып китәргә мөмкин. Өченчедән, чит илгә сәфәрең таможня ишек төбеннән дә ерак булмаячак. Ә бурычларны кайтару эшчәнлеге көннән-көн камилләшә. Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, Казанда "Юл приставы" дигән җайланма сыналды. Транспорт хәрәкәтен күзәтеп торучы бу җиһаз агымнан бурычлылар исемлегенә эләккән кешенең машина номерын отып ала һәм приставка хәбәр бирә. Безнекеләр, атап әйткәндә, суд приставларының Әлмәт бүлеге җитәкчесе урынбасары Татьяна Хәйретдинова әйтүенчә, яңа җайланманың мөмкинлеге шулкадәр көчле икән, башкаладагы коллегаларының тын алырга да вакыты булмаган. Ноябрь аенда бу җайланма Әлмәт районында эшләячәк.
Брифингта катнашучылар беравыздан, әлмәтлеләр салым түләү мәсьәләсендә нигездә тәртиплеләрдән санала дип ассызыклый. 1 ноябрьгә кадәр вакыт бар әле, түләүчеләр артыр, дигән өметтә алар. Икесеннән исә җаваплылар бурычлыларны "эзләргә" чыгачак. Сүз уңаенда, август аенда салым бурычы булган һәркемгә уведомлениеләр җибәрелгән.
Брифингта ишеткәннәрдән
* Балигъ булмаганнар да физик затларның милкенә салына торган салымны түләргә тиешле. Салым кодексы белән бу сумманы каплау баланың әти-әнисенә, опекуннарына, уллыкка алучыларга йөкләнә.
* Ышаныч кәгазе буенча сатып алынган транспорт өчен салымны кем түли? Транспорт чарасы кемгә теркәлгән, салым шуларга салына.
* Пенсия яшендәгеләр салым бурычы турында уведомление алган икән, аларга бу мәсьәләдә ташламаларга ия икәнлекләрен раслаучы документларын, атап әйткәндә, пенсионер таныклыгының күчермәсен салым инспекциясенә тапшыру тиешле.
* Салым түләүче кулына эләккән уведомлениедә мәгълүматлар дөрес күрсәтелмәгән очракта да, бу хакта аңлатмалы гариза язып инспекциягә тапшырырга, почта аша хат юлларга, я булмаса интернет аша "Салым түләүче физик затның шәхси кабинеты" сервисыннан файдаланырга мөмкин.
Ләйләгөл Минаева
Фото Интернеттан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа