Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ТР прокуроры Кафил Әмиров отставкага китүе турында игълан иткән

Ведомствоның яңа җитәкчесе билгеләнгәнче, республика прокуроры вазыйфасы аның беренче урынбасары Артем Николаевка йөкләнгән

Бүген ТР прокуроры икенче класс дәүләт юстиция киңәшчесе Кафил Әмиров, хезмәт пенсиясенә чыгу сәбәпле, отставкага китү турында карарын игълан итте. Бу хакта ТР прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тиешле боерыкны кичә РФ Генераль прокуроры Юрий Чайка имзалаган.

Ведомствоның яңа җитәкчесе билгеләнгәнче, республика прокуроры вазыйфасы аның беренче урынбасары Артем Николаевка йөкләнгән.

Кафил Әмиров прокуратура органнарында 40 елдан артык эшләгән, аның 20 елдан артыгы - ТР прокуратурасы җитәкчелегендә. Ул 13 ел республиканың күзәтчелек органын җитәкләгән.

Кафил Әмиров 1949 нчы елның 24 нче менда ТАССР Тәмте районы Нариман авылында туган. 1972 нче елда Харьков юридик институтын кызыл дипломга тәмамлаган. 1972 нче елдан прокуратура органнарында эшләгән, 1972-1973 нче елларда - ТАССР Сарман районы прокуратурасы тикшерүчесе, 1973-1980 нче елларда - ТАССР прокуратурасының өлкән тикшерүчесе, 1980-1989 нчы елларда - Казанның Вахитов районы прокуроры, 1989-1992 нче еллар - Казан прокурорының урынбасары, беренче урынбасары, 1992-1997 нче елларда -ТР прокуроры урынбасары - тикшерү идарәсе башлыгы. 1997-2000 нче елларда - ТР прокурорының беренче урынбасары. 2000 нче елдан - ТР прокуроры. Фәлсәфә фәннәре кандидаты, профессор, РФнең атказанган юристы, ТРның атказанган юристы, РФ прокуратурасының мактаулы хезмәткәре.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса