Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Товар әйләнеше арта бара

Күптән түгел Әлмәт райпосы идарәсенең семинар-киңәшмәсе булып узды. Анда узган җиде ай эшчәнлегенә, райпо карамагындагы сәүдә, җәмәгать туклануы нокталары товар әйләнәшенә анализ ясалды.

Киңәшмә Габдрахманда җәй көне генә ачылган "Шамил" кибете базасында үтте. Чараның нәкь менә биредә узуы очраклы түгел. "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов ярдәме белән сугыш һәм хезмәт ветераннары истәлегенә төзелгән пекарнясы да булган әлеге социаль юнәлештәге мини маркет шәһәрдәге мондый сәүдә оешмаларыннан бер дә ким түгел. Анда сатып алучылар өчен заманча шартлар тудырылган. Бәяләр дә югары түгел. Райпо идарәсе рәисе Җәмил Насретдинов "Шамил" кибетенең Шәфәгать Фәхразович тарафыннан авылдашлары габдрахманлыларга гына түгел, авыл аша узган юлчыларга да зур бүләге булуын билгеләп үтте. Пекарня сыйфатлы ипи пешерү өчен кирәк булган барлык җиһазлар белән тәэмин ителгән. Димәк, Габдрахманның хуш исле икмәкләренең даны кабат кайта бара. Райпо районның мәктәпкәчә учреждениеләрен икмәк белән тәэмин итүгә тендер откан. Нәниләр пекарняның тәмле ипиләрен ашый башладылар инде.

Әлбәттә, бүгенге конкуренция заманында сәүдә предприятиеләренә зур табыш алу авырдыр. Шуңа күрә һәр ай саен кибетләр эшчәнлегенә анализ ясала, эшне яхшырту буенча тәкъдимнәр тыңлана. Райпо экономисты Айгөл Әхмәтьярова һәрбер сәүдә, җәмәгать туклануы оешмасы буенча җентекле мәгълүмат бирде. Тулаем алганда, июль аендагы товар әйләнеше узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 2,5 миллион сумга артыграк булган. Габдрахманлыларның, Югары Акташ, Иске Суркин, Ерсубайкино, Рус Акташындагы "Дорожный" кибетләренең хезмәт җитештерүчәнлеге югарырак.

Райпо финанс яктан авыр чорда арендага бирелгән кибетләрне кайтару буенча да эш алып бара. Шундый кибетләр капиталь ремонт ясалып, җиһазландырып, Урсалыда, Яңа Михайловкада ачылган. Бишмунчадагы кибеткә дә капиталь ремонт уздырыла.. Иске Михайловкадагысы да кайтарылачак.

И.Апачаева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250