Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәтлеләр торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә үзгәрешләр кертергә уйлый

Торак-коммуналь хезмәтләр сыйфаты уңаеннан ризасызлык дәвам итә. Өстәвенә түләүләр дә әллә ни сөендерерлек түгел - гыйнвар һәм февраль айлары өчен уртача алганда ул 93,9 процент кына җыелган.

Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге координация советы үзенең чираттагы утырышын әлеге хәлдән чыгу юлын эзләүгә багышлады.

Әлмәтлеләр эшне яхшырту максатыннан Лениногорск тәҗрибәсен уртаклашып кайтты, Волгоград һәм Алабуга шәһәрләренең дә эшчәнлеген өйрәнде. Район башлыгы киңәшчесе, координация советы секретаре Ансель Рахманкулов утырышта әлеге сәяхәтләрне дә игътибарга алып, районда торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә тупланган проблемаларны чишәргә ярдәм итүче сорауларны күтәрде. Аның фикеренчә, шәһәрдә ТКХны модернизацияләү дөрес юнәлештә бара.

- Әмма тәнкыйть сүзләре белән дә килешми мөмкин түгел. Барыннан да элек, торак-коммуналь тармак белән идарә итү вертикален оештыруда сораулар бар, - диде ул. - Без куллана торган ресурсларның хисаплау-мәгълүмат системасы хезмәтләр белән тәэмин итүчеләр буенча бүлгәләнгән. Ә алдынгы тәҗрибә мәгълүмат ресурсларын нейтраль мәйданчыкларда үзәкләштергәндә генә тиешле нәтиҗәгә ирешергә мөмкин булуын күрсәтә.

Ансель Рахманкулов салкын һәм кайнар су, җылылык исәбен алучы приборлар мониторингын булдыру яки диспетчерлаштыру кирәклеген дә ассызыклады. Бу очракта On-Line режимында эшләүче мониторингны ресурслар белән тәэмин итүчеләр дә, идарәче компанияләр, ЕРРЦ һәм гади халык та карый алырга тиеш.

- Безнең озак уйларга вакыт аз. Бүген үк күпфатирлы йортларны нәтиҗәле исәп һәм контроль алуга күчерү графигын билгеләү буенча эшне башлап җибәрергә кирәк. Икенче яртыеллыкта сафка бастырылучы торак ресурсларның исәбен алуда безнең таләпләргә җавап бирергә тиеш - район башлыгы киңәшчесе әнә шундый фикердә.

Бу уңайдан Лениногорскиның тәҗрибәсен өйрәнергә була. Аларда узган ел нәтиҗәләре буенча торак-коммуналь хезмәтләргә түләү 99,9 процент тәшкил иткән һәм шикаятьләр дә кискен кимегән. Әлмәтлеләр әлегә моның белән мактана алмый. 2013 елны без 98,2 процент җыем белән чыктык. Февраль аенда халык тиешле акчаның 90,7 процентын гына түләгән. 1 гыйнварга кешеләрнең бурычы 290,5 миллион сум булса, 1 мартка әлеге сан 313,9 миллион сумга җиткән. Газ белән электр энергиясе өчен акча җыюда да артка тәгәрәү күзәтелә.

- Шул ук вакытта үткән ел районда уртача эш хакы 14,2, пенсия 16,8 процентка артты. Ә торак-коммуналь хезмәтләр өчен тулаем чыгымнар 0,9 процентка гына үсте, - дип тә искәртелде чыгышта.

Бурычның артуына шәһәрдә аз тәэмин ителешлеләрнең күп булуы да "ярдәм" итә. Быелның 1 мартына булган мәгълүматларга караганда, 5034 кеше яшәү минимумыннан (федераль норма 5912 сум) ким булган пенсия ала. 11397 кешенең кереме 5912 сумнан 9620 сумга кадәр. Әлмәтлеләрнең өчтән бере, керемнәре аз булу сәбәпле, төрле субсидия ала. Координация советы торак-коммуналь хезмәтләргә күптәннән түләмәүчеләргә анализ да ясаган. Ел башына әҗәтләре 10 мең сумнан артып киткән 6860 кеше ачыкланган. Алар арасында мең ярымының бурычы 50 меңнән 500 мең сумга кадәр тупланган. Бурычлылар исемлегендә нибары 122 пенсионер. Калганнары хезмәткә яраклы кешеләр.

Акчаны мәҗбүри түләтү өчен суд приставларына 50097 мең сумга 802 суд приказы кергән. Әлмәтлеләр әлегә аның буенча 3 миллион 471 мең сумны гына кайтарган. Шәһәр суды мәгълүматлары буенча, 1 гыйнвардан 31 мартка кадәр барлык идарәче компанияләр һәм ресурс белән тәэмин итүче предприятиеләр тарафыннан нибары 149 гражданлык дәгъвасы белдерелгән. Аның да 101 е "Татэнергосбыт" филиалына туры килә. Ансель Рахманкулов электр энергиясе белән тәэмин итүчеләрнең бу җәһәттән эшен үрнәк итеп китерде. Узган ел алар 2,5 миллион сумга дәгъва белдергән булган һәм 2 миллион сумны кайтаруга ирешкән.

Чыгышта халыкка җибәрелә торган ресурсларның исәбен алуда да проблема күзәтелүе искәртелде. Ай саен күп сандагы счетчикларның яраклылык вакыты чыга һәм норматив буенча исәпләү башлана. Тикшерү вакытында бер идарәче компания буенча гына да 715 шундый счетчик теркәлгән. Координация советы секретаре бу җәһәттән дә эш алып бару, кешеләрне даими кисәтеп тору зарурлыгына басым ясады.

Бурычларның артуында яшәү өчен исәпләнмәгән биналарны исәпкә алу да роль уйный. Безнең шәһәрдә мондый биналарның саны 800 ләп. Координация советы апрель аенда торак булмаган фондка инвентарьлаштыру уздырырга һәм аларның коммуналь хезмәтләр өчен түләүләренә контроль булдырырга тәкъдим итте.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рияз Комаров "Росаудит" фирмасының калабызда коммуналь түләүләрне исәпләү методикасына үткәргән аудиты нәтиҗәләре белән таныштырды. Координация советының алдагы утырышларының берсендә яңа йортларны фатирлардагы счетчик күрсәткечләрен дистанцион рәвештә ала торган итеп төзү турында тәкъдим кергән иде. Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Альберт Йосыпов торак төзелеше заказчыларының мондый эш алып барырга әзер булуларын җиткерде. Мәгълүм булганча, районда елына 155 мең квадрат метр торак төзелә. Шуның 60 проценттан артыгы күпфатирлы йортларга туры килә.

Азактан көн кадагына куелган һәрбер сорау буенча карарлар кабул ителде.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250