Торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары 300 мең сумга җиткән әлмәтлеләр дә бар
Калабызда торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары булган фатирларга йөрү дәвам итә. Хәзерге вакытта тупланган бурыч 300 миллион сум тирәсе.
Чираттагы рейд "13 нче ЖЭУ" карамагында булган йортларда узды. Биредә дә бурычлылар күп. Мисал өчен, Тукай проспектындагы 47 нче йортта яшәүчеләрнең 900 мең сумнан артык бурычы бар. Кайберәүләрнең кайтарасы акчалары хәтта 300 мең сумга кадәр җиткән. Ишекне ачкан бер хуҗа бурычының 150 мең сумыннан шунда ук 50 меңен кайтарды. Бурычлыларны тынычлыкта калдырырга уйламыйлар. Аларга карата катгый чаралар күрү дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа