Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Әти, әни һәм мин – спортчылар гаиләсе”

Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы төрле шәһәрләрдән җыелган 100дән артык гаилә көчлелектә, җитезлектә, чыдамлылыкта ярышты.

Бәйрәмне тантаналы ачу вакытында анда катнашучыларны Әлмәт районы башлыгы урынбасары, район советы рәисе урынбасары Наҗия Хәйдәрова сәламләде, күңелле стартлар, намуслы җиңүләр теләде. Аннары катнашучыларның һәммәсенә дә йомшак уенчыклар бүләк иттеләр.

Шуннан соң инде иң кызыгы башланды! Әниләр һәм әтиләр балалары белән бергә күңелле эстафеталарда көч сынаштылар. Бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр көлү авазлары яңгырап торды, кәефләр күтәренке булды.

Йомгак ясаганнан соң жюри катнашучыларга һәм җиңүчеләргә грамоталар, медальләр, призлар тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса