Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тәүге кыңгырау чыңлады

1 сентябрьдә Әлмәт районының 70 мәктәбендә белем алучы 21 мең бала өчен кыңгырау чыңлады. Шуларның 2117 се тантаналы кыңгырау чыңын беренче тапкыр ишетте.

"Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә..." Һәркемгә мәгълүм әлеге юллар бәйрәм көнендә күпләрнең телендә булгандыр. Көн болытлы булуга карамастан иртәдән үк калага бәйрәм рухы таралды: ак бантиклар, чәчәк бәйләмнәре, елмаюлы йөзләр... Укучылар әти-әниләре, әби-бабайлары белән тантаналы линейкага ашыкты. Бу көн бигрәктә беренче сыйныф укучылары өчен дулкынландыргыч. Беренче мәктәп, беренче укытучы, беренче кыңгырау, беренче хәрефләр, беренче бишлеләр...

Каланың 1 нче мәктәбенә укучыларны Белем көне белән тәбрикләргә муниципаль район башлыгы Мәҗит Салихов килде. Ул котлавында 1918 елда оешкан бай тарихлы бу мәгариф йортында традицияләрнең саклануын, татар телендә тирәтен белем бирүче мәктәпнең бүген дә әйдәп баручылар сафында икәнлеген, мәктәпне мәртәбәле шәхесләр тәмамлавын ассызыклады. Уку-укыту процессын югары дәрәҗәдә оештырган педагоглар коллективына һәм һәрдаим ярдәменнән ташламаган "ТАТЕХ" җәмгыятенә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Аның сүзләренчә, укучыларны дәресләрдән соң сыйныфтан тыш чараларга җәлеп итү өстенлекле юнәлеш булырга тиеш. Август киңәшмәсендә бу хакта Татарстан Президенты белдерде.

Бу уку елында 1 нче мәктәптә 695 бала белем алачак. Шуларның 74 е беренче тапкыр парта артына утырды. Алар мавыктыргыч, кызыклы мәктәп тормышына аяк басты. Уку елы юбилейларга бай булачак: шәһәрнең 60, Татарстанда кара алтын эшкәртелә башлауның 70 еллыклары билгеләп үтеләчәк. Моннан тыш, Россиядә Экология, Татарстанда Ана теле елы игълан ителү, Казанда Универсиада кебек күренекле вакыйгалар белән дә истә калачак.

1 нче мәктәптәге тантаналы линейкада шулай ук Россия Федерациясе һәм Кыргыз Республикасы каһарманы Салижан Шәрипов, космонавт-сынаучы, хәрби-һава көчләре полковнигы Антон Шкаплеров, ТР экология министры урынбасары Рөстәм Камалов та кунак булды.

×××

Шәһәребезнең 20 нче мәктәбендә белем алучыларны бу көнне әлеге уку йортының чыгарылыш укучысы, башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Рафаэль Ганиев тәбрик итте. Быел 83 бала тәүге тапкыр әлеге мәктәп ишекләрен ачып керде, шулай ук бирегә 5 яшь укытучы эшкә килде. Шәһәр мәктәпләре арасында (статуслылардан кала) әлеге белем йорты күрсәткечләр буенча беренче урынны алып тора. Мәктәп директоры Светлана Галанина билгеләгәнчә, сыйфатлы белем бирү өчен мөмкинлекләр дә бар, педагогик коллектив та 100 % ка комплектланган, казанышлар да байтак. Яңа уку елында аларны тагы да арттырырга язсын.

Ләйләгөл МИНАЕВА

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

М.Фарукшин фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250