Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Территориаль үзидарә советлары (ТОС) эшенә бәя бирелде

ТОС территорияләрен соңгы тапкыр йөреп чыгу булды. Анда ӘМР башлыгы Мәҗит Салихов, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Николай Богданчиков, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Рияз Комаров, шәһәр хезмәтләре җитәкчеләре, журналистлар катнашты.

Йөреп чыгу барышында эшләнгән эшкә бәя бирелде, кайбер тәнкыйть сүзләре әйтелде.

Район башлыгы Мәҗит Салихов җитәкчелегендәге комиссия 10 ТОСта эшләрнең торышы белән танышты.

Квартал эчендәге территорияләрнең һәм юлларның торышыннан тыш район башлыгы урыннарда чисталык һәм тәртип урнаштыруга аеруча игътибар бирде. Бу - үләнне вакытында чабып алу, кече архитектура формаларын буяу һәм халык белән тыгыз элемтәдә булу.

- Бүген без башлыча шәһәрнең кырый районнарында - Урсалы, СУ-2, РТС микрорайоннарында булдык, - диде Мәҗит Хаҗипович. - Күргәнебезчә, халык территориаль советларның тормышында бик катнашмый. Төзек, матур микрорайоннарда яшәргә телибез икән, беренче чиратта үзебез торган йортлар тирәсен тәртиптә тотарга кирәк.

Район башлыгы микрорайоннарны төзекләндерүдә баш предприятиеләр - нефтьчеләрнең, завод коллективларының, төзү оешмаларының өлеше зур булуын билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250