Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәтне Яңа елга бизәү эшенә кушылмаучы оешмалар да бар

Яңа елга 11 көн генә калды. Инде шәһәр бәйрәм җитәсен белдереп аллы-гөлле утларга күмелергә тиеш кебек. Ләкин сишәмбе көнне уздырылган рейд моның киресен күрсәтте.

Яңа ел - үзгә бәйрәм. Аны һәркем узып баручы елга нәтиҗә ясап, алдагысына яңа өметләр баглап, планнар корып, өйне бизәп, чыршылар куеп каршыларга тырыша. Шәһәр исә - безнең зур йортыбыз. Төрле төсләргә кереп җемелдәгән утлар, бизәлгән биналар кәефне күтәрә, күңелдәге бәйрәм рухын тагын да күтәреп җибәрә.

Муниципалитет тарафыннан төрле милек формасындагы предприятие-оешмалар алдына биналарын Яңа елга бизәү бурычы күптән куелды. Бер караганда бу эштә күрсәтмә-тәкъдимнәр бирелергә тиеш тә түгел кебек. Чөнки матур бинага керәсе килеп тора. Ә инде ул хезмәт күрсәтүләр белән шөгыльләнүче оешма-учреждение дә булса, клиентларны җәлеп итү өчен менә дигән мөмкинлек.

Рейд шәһәрне матурлауда, һәрвакыттагыча, нефтьчеләрнең өлгер булуын күрсәтте. "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыятенең төп бинасы урнашкан территория генә түгел, компания карамагындагы предприятиеләр, автоягулык салу станцияләренең һәммәсе дә күптәннән төрле төсләргә күмелеп, үткән-сүткән кешеләрне Яңа ел бәйрәме белән котлап утыра.

Район башкарма комитеты бинасыннан "Панорама" үзәге ягына таба бизәлешнең күп булуы күзгә чагылды. Быел троллейбус линиясенә параллель булган үткәргечләр дә гирляндалар белән әйләндереп алынган һәм алар байтак кына "озата" бара. Кирегә, Герцен урамына таба урам бераз караңгылана төште. Дөрес, бу урыннарда да Яңа ел "исен" кертүчеләр бар. Тик күп түгел. Автовокзал, базар, җылылык челтәре предприятиесе шәһәрне бизәүгә өлеш керткән. "Карат"ны да аерым билгеләп үтәсе килә. Бина янында тукталмыйча һич мөмкин түгел. Карап йөргәндә кайбер биналарның бизәлгән булуы, әмма экономия йөзеннән утларны кабызмаулары да ачыкланды.

Шәһәрдә сәүдә нокталары, даруханәләр бик күп. Бер йортта эшчәнлек алып баручы өчәр-дүртәр оешма да булгалый. Бу бинага карап күзләр камашырга тиеш, югыйсә. Әмма 18 декабрьгә моның белән мактанып булмый иде әле. Мисал өчен, Тукай проспекты, Сөләйманова, Совет урамнары безне сирәк кенә җемелдәгән утлар белән каршылады. Хәтта әллә каян үзенә дәшеп, исемен җисеменә туры китереп торырга тиешле "Дом света" кибете дә караңгылык эчендә. "Итекченең итеге юк, читекченең - читеге" шушы буладыр инде ул.

Мәгариф учреждениеләренең, банкларның да төрлесендә төрле караш булып чыкты - кайдадыр бизәлгән, кайдадыр юк. Ә менә саклык банкын, политехник техникумны мактау сүзләре белән билгеләп үтәргә була. "Юбилейный" Спорт сарае да быел сынатмаган - светодиодлы яктырткычлар спортчылар, чыршы рәвешенә кереп төрле төсләр белән яна.

Рейд барышында игътибарны җәлеп иткән үрнәк мисалларны һәм җитешсезлекләрне озак дәвам итәргә булыр иде. Кайберәүләр бизәү-бизәмәү һәркемнең үз эше дияр. Безнеңчә, шушы шәһәрдә яшәгәч, аны матурлау - һәркемнең бурычы. Өстәвенә янда гына агачлар үсеп утыра. Һич юкта аларга гирляндалар эләргә була. Күпләр шулай эшләгән дә.

- Шәһәрне бәйрәмгә әзерләүгә, бәйрәмчә кәеф тудыруга өлеш кертүчеләргә рәхмәт, - диде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Николай Богданчиков. - Эре супермаркетлардан "Магнит", "Пятерочка"ның калабызда кара тап булуы күңелне тырный. Алар да үзәк урамнарда, халык күп йөри торган урыннарда урнашкан. Вакыт бар әле, мин калганнар да уртак эшкә кушылыр, Әлмәтебезнең һәр почмагы аллы-гөлле төсләргә күмелер дип уйлыйм. Ул юкка гына Россиянең, Татарстанның иң төзек шәһәре исемен йөртми бит. Һәркемне якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм! 2014 ел бары тик шатлыклар гына алып килсен!

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250