Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Театры нинди – бәйрәме шундый

Хисләремне белдерергә татар телемдәге сүзләр запасы гына җитмәстер, мөгаен. Әлмәт театрының 75 еллык юбилей тантанасы мизгелләре искә төшкән саен күңел әле дә җилкенеп куя.

Театры нинди – бәйрәме дә шундый булды, җәмәгать: көчле, затлы, кабатланмас, көлдерде дә, елатты да, гаҗәпләндерде дә. Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов әйткәнчә, «Татарстанның асылташы» бит ул! Театр 75 ел дәвамында тарихи үсештә: Россия күләмендә танылган, чит илләргә юл ярып, дөньякүләм билгеле режиссер, тәнкыйтьчеләрне таң калдыра алган, «Алтын битлек» Россия милли театр премиясе номинанты булуга ирешкән, дан-дәрәҗә, хөрмәт яулаган, гореф-гадәтләргә генә ябышып ятмыйча, кыю адымнарга сәләтле ул! Ә андый театрның бәйрәме гади була алмый. Тантанада казанышларны халыкка тәкъдим итү, тарихны, бүгенгене күрсәтү, арабыздан киткәннәрне искә алу, артистларны, сәхнә арты кешеләрен зурлау да гади булмады. Заманча, креатив, җылы!

- Әлмәт театры - шәһәрнең визит карточкасы. Ул үзәктә, төп мәйданда урнашкан, димәк, тышкы кыяфәте белән генә түгел, ул асылы белән дә шәһәрнең бизәге, иң мөһим мәдәни учагы, - диде район башлыгы Тимур Нагуманов һәм калган учреждениеләрне «үпкәләштән булмасын» дип кисәтте.

 

Театр сәхнәсендә әлмәтлеләргә бик үк хас булмаганча, матур татар телендә чыгыш ясап, сәнгать теле үрнәге күрсәткән Марат Әхмәтов танылган драматург Туфан Миңнуллинны искә алды:

- Бервакыт Дәүләт Советының элеккеге бер утырышында ниндидер бер матчтан соң килеп чыккан сугышу очрагын тикшергәндә Туфан ага: «Театрга йөрсеннәр. Спектакльдән соң чыгып сугышканнарын күргәнегез бармы? Ә сез футбол белән хоккейга миллионнар саласыз» дигән иде.

Казан кунагы әлеге хатирәсе белән театрның тәрбияче булуын әйтте, ә шулай да Әлмәт театрының «миллионнар салучысы» да бар! «Татнефть» компаниясе ярдәмен тоеп яшәүче театрга юбилей елында башкаларның төшенә дә кермәгән бүләк ясалды.

- Ел йомгаклары буенча театрга акчалата ярдәм булачак. Компания сәхнәне яңартуга 86 миллион сум акча да бүлеп бирә! – дип игълан итте «Татнефть»нең профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин. Бу урындагы алкышлар белән берәр станцияне тәэмин итсәң, бөтен Әлмәт өстен күзне чагылдырырлык яктылык биләп алган булыр иде...

Бүләкләр тантанада мулдан булды. Театр коллективына РФ Президентының Рәхмәте, театр директоры Фәридә Исмәгыйлевага, Рафик Таһиров белән Рамил Минхановка РФ мәдәният министрының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Театр артистлары Римма Гайсина белән Фазыл Насыйбуллинга Татарстанның атказанган артистлары исеме бирелде. Луиза Солтанова, Мәдинә Гайнуллина Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Моннан тыш, ТР Мәдәният министрлыгы Рәхмәт хатларын министр урынбасары Ленар Хәкимҗанов тапшырды. Район Советы һәм башкарма комитеты, «Татнефть» Хәйрия фонды, Театр әһелләре берлеге, «Татаркино» бүләкләре дә үз ияләрен тапты.

Юбилей кичәсе спектакльләрдән өзекләр, музыкаль күчтәнәчләр, башка театр әһелләре чыгышлары белән дә истә калды.

Камал театры артисты Әзһәр Шакировның сүзе һәр йөрәккә үтеп кергәндер:

- Нефть белән генә дөньяны үзгәртеп булмый. Милләтне үзгәртү өчен әдәбияты, сәнгате, театры, теле, халкы булырга тиеш. Сез булсагыз – театр да яшәр!

Яшәр! Үз тамашачысын алкышлар биюе белән зурлап озаткан Әлмәт театрының киләчәге якты!

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Татьяна Афонина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса