Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Түбән Мактамада буккроссинг киштәсе ачыла

Былтыр «Знамя труда» газетасы китапларны ирекле алмашу проектын башлап җибәргән иде. Әлмәттә буккроссинг хәрәкәтендә катнашучы кешеләр саны көннән-көн арта.

Якын араларда Түбән Мактамада яшәүчеләргә дә китап алмашу яки китапларын бүләк итү мөмкинлеге тудырылачак. Түбән Мактама китапханәсе хезмәткәрләре буккроссинг киштәсе ачу инициативасы белән чыкты. Хәзерге вакытта әзерлек эшләре һәм китапларны кабул итү бара.

Китап алмашырга әзер булсагыз, аларны бушлай бүләк итәргә теләсәгез, сезне Түбән Мактаманың Некрасов урамындагы 18 нче йортында көтеп калалар. Шулай ук Әлмәтнең Мәрҗани урамында урнашкан «Знамя труда» редакциясендә дә буккроссинг хәрәкәте дәвам итә. Белешмәләр өчен телефон: 32-60-89.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса