Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Түбән Мактама нәниләре барысын да уздыра

Менә алар милләтемнең горур киләчәге!

Бүген Түбән Мактама бистәсенең 64 нче балалар бакчасында “Полилингваль белем бирү шартларында уен аша балаларның коммуникатив-сөйләм эшчәнлеген үстерү” дип исемләнгән семинар- практикум уза. 


Чарага Әлмәт төбәге генә түгел, Сарман, Түбән Кама, Лениногорск һәм Азнакай районнарыннан да тәрбиячеләр җыелды. Биредә алар тәрбия һәм белем бирү мәсьәләсендә тәҗрибәләре белән уртаклаша. 



Чара балалар башкаруындагы җырлы-биюле уеннар белән башланып китте. Өлкәннәрне дә читтә калдырмыйча, алар җанлы интерактив уздырды. Бакчага йөрүче балаларның ата-аналары да ул-кызларыннан кимен куймый икән. Алар башкаруындагы “Аулак өй” күренеше моңа ачык дәлил. 



Биредә шулай ук мастер-класслар да оештырылган иде. Без исә әлеге бакча тәрбиячесе Венера Сөнгатуллинаның остаханәсендә түбәтәй чигү серләренә төшендек.

Бу хакта тулырак газетабызның киләсе санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса