Әлмәт таңнары

«Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастенда Медицина хезмәткәре көне

"Безнең медсанчасть коллективы һәр яклап мактауга лаек, белгечләребез белән, сезне РФ чикләреннән тыш та белүләре белән горурланабыз", - дип сәламләде "Татнефть" ААҖнең социаль бүлеге башлыгы Газинур Ибраһимов медсанчасть хезмәткәрләрен Медицина хезмәткәре көненә багышланган тантаналы җыелышта һәм компаниянең Мактау грамоталарын тапшырды.

Реклама

Район башлыгы Мәҗит Салихов исеменнән медикларны район башкарма комитетының сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Равил Хәйруллин тәбрикләде, бүген медсанчастьның Әлмәттә, Татарстанда, Россия Федерациясендә танылган бренд булуын әйтте. Ул "Татнефть" җитәкчелегенә кешеләрне сәламәтләндерү процессына тулаем булышлык иткән өчен рәхмәт сүзләре әйтте.

Медицина учреждениесенең иң яхшы хезмәткәрләренә югары профессиональлекләре, озак еллар намуслы хезмәт куюлары өчен рәхмәт сүзләре яңгырады, Мактау грамоталары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: